Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: кырыгалдарлар!

Соңгы вакытта Татарстан территориясендә мошенниклык очраклары ешайды.

Менә мондый фактлар әллә ничә төбәктә теркәлде: билгесез кешеләр, кәрәзле яисә өй телефонына шылтыратып, үзләрен эчке эшләр органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм телефон иясенә аның якын туганының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен әйтәләр. Шылтыратучы, янәсе, аларга ярдәм итәргә тели, ә моның өчен шактый зур суммада акча кирәк. Анализ күрсәткәнчә, мондый алдаулардан зыян күрүчеләрне нигездә 74 яшьтән 85 яшькә кадәрге өлкәннәр тәшкил итә.

Менделеевск полиция бүлеге хезмәт күрсәткән территориядә, әйтик, бер ханым мошенниклардан 250 мең сумлык зыян күрә. Хәер, мондый очраклар республиканың күп районнарында һәм шәһәрләрендә күзәтелә. Казанда билгесез бәндә бер хатынга шылтырата һәм, үзен ЮХИДИ хезмәткәре дип атап, сезнең улыгыз авария сәбәпчесе булды, хәлне җайлау өчен кичекмәстән 50 мең сум акча кирәк, дип теге хатынның өнен ала. Ана кеше, баласы авыр хәлгә юлыккан дип ышанып, әлеге сумманы такси шоферына биреп тә җибәрә. Мондый мисалларны бик күп санарга булыр иде. Кызганыч ки, моңа охшашлы фактлар безнең районда да булды.

Мошенниклар гел үзгәреп, алдауга корылган гамәлләрен камилләштереп торалар. Алар үзләрен социаль хезмәткәрләр, ерак кардәшләр, ашыгыч акча кирәк булган таныш-белешләр дип тә күрсәтергә мөмкиннәр. Мошенникларның экстрасенслар, күрәзәчеләр, дарулар сатучы сәүдә оешмалары вәкилләре булып кылану очраклары да ешайды.

Чегәннәрдән зыян күрүчеләр дә бар. Бер районда ялгыз әби чегән хатынын кунарга кертә. Ә тегесе, синең җитди авыруың бар, сине сихерләгәннәр, сихереңне бетерергә кирәк дип, әбинең өендә булган 18 мең сум акчасын ала. Икенче көнне әле әби банкта саклаган 70 мең сум акчасын да алып, чегән хатынына биреп җибәрә. Әби алдануын аңлаганда чегәннәр инде авылдан бик ерак була.

Ә бит берничә еллар элек безнең район авылларында да кешеләрнең чегәннәрдән алдану очраклары булды. Авырулардан, бәлаләрдән арындырабыз, дип, чегәннәр берничә гаиләдән алтын әйәберләрен, акчаларын алып чыгып киткәннәр иде.

Мондый җинаятьләрнең төп сәбәпләренең берсе - кешеләрнең таныш булмаган бәндәләргә артык ышанучанлыгы, малларына, акчаларына җиңел каравы, үз тормышларына һәм сәламәтлекләренә янаган хәвефне аңламаулары. Күпчелек очракта зыян күрүчеләр үзләрен алдаган кешеләрне таный да, аларның ниндирәк кыяфәттә булуларын тасвирлый да алмыйлар.

Кырыгалдарлар тозагына эләкмәс өчен бик сак һәм уяу булырга кирәк. Сезгә акча таләп итеп шылтыраталар икән, акча тапшыру өчен билгеле бер урын һәм вакыт билгеләгез. Ә аннан соң полициягә яисә участок уполномоченныена бу хакта хәбәр итегез, туганнарыгызга, якыннарыгызга белгертегез. Үз белдегегез белән ниндидер чаралар күрмәгез, полиция хезмәткәрләре кушмаса, өегездән чыгып китмәгез, чит кешеләргә ишек ачмагыз.

Мөрәҗәгать итү өчен безнең телефоннар: 20-1-02; 8-937-700-36-702.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев