Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: ВИЧ-инфекцияле кеше бутәннәргә авыру йоктырган өчен җавап тотамы?

Уйланмаган адым гомерлек үкенеч булмасын

“Күпчелек ВИЧны җенси тотнаксызлык аркасында йоктыра” дигән язма газетада басылып чыккач, бер егет безнең белән элемтәгә керде. Ул үзен Рөстәм дип таныштырды. Аны ВИЧ инфекциясенең таралуы, һаман күбрәк кешеләрне зарарлавы бик борчый икән.

“Авыл җирендә әхлаклылык гомер-гомергә яшәешнең нигезе булган. Дин дә хыянәтне, азгынлыкны гаепли. Милләтебезнең асыл сыйфатларын, гаилә кыйммәтләрен алга сөрәсе, яшь буынны кечкенәдән әнә шулар үрнәгендә тәрбиялисе иде”,–ди Рөстәм. Аның ике баласы үсеп килә, әле бакча яшендә генә булсалар да, яшь әти аларның киләчәге өчен ут йотып тора икән. “Улым белән кызым үсә төшкәч, аларга боларны әкренләп аңлата башлаячакмын, уйланмаган бер адымның гомерлек үкенечкә китерү мөмкинлеген төшендерәчәкмен. Презерватив кебек саклану чарасы турында да балаларга сөйләүдән оялмаска кирәк, минемчә. Дөньяда хәвеф тулып ята икән, үзләрен аннан араларга өйрәнеп үссеннәр”, – ди ул.

Рөстәмнең безгә шылтыратуының төп сәбәбе – халык арасында аңлату эшләрен киңрәк алып барасы иде, дигән фикерен алга сөрә. “Үлем белән янаучы куркыныч чир янәшәдә генә, аң булырга, аны йоктырудан бик сакланырга кирәк. Иң яхшысы – ир белән хатынга бер-берсенә тугры булырга.  Табиблар киңәш иткәнчә, әледән-әле ВИЧка тест узып тикшеренеп  тору да бик кулай булыр. Мин үзем дә, хатыным да берничә мәртәбә кан тапшырып, үзебезнең сәламәтлегебезгә инандык. Хезмәттәшләргә, туганнарга да тикшерү узарга киңәш итәбез”,–ди яңа танышыбыз.

Аның фикеренчә, ВИЧның никадәр яман чир булуын, кешедән кешегә нинди юллар белән күчүен белеп җиткермәүчеләр дә бар. Шуңа табиблар да, укытучылар да бу турыда аңлатуны үзләренең бурычлары санасыннар, газетада да шул хакта язып торырга кирәк, дип исәпли Рөстәм.

ВИЧ-лылар бүтәннәргә чир йоктырган очракта моның өчен аларга җәза бирү каралганмы, алар бу хакта кисәтеләме, дип тә кызыксына ул. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Эллада Дюгеева әйтүенчә,  исәпкә куелучы ВИЧ-инфекцияле һәр кеше белә торып бүтәннәргә авыру йоктырган өчен җаваплылык турында кисәтелә. Алар бу хакта үз куллары белән расписка язалар.

Үз диагнозыңны белә торып, аңлы рәвештә бүтән кешене ВИЧ-инфекция йоктыру куркынычы астына куйган өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев