Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган кешеләргә субсидия тәкъдим ителә

ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган кешеләргә каз, үрдәк бәбкәләре, күркә, бройлер чебешләре кебек яшь кош-кортны сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидия тәкъдим итә.

 
Яшь кош-кортны сатып алуга субсидия бер күркә һәм каз өчен – 200, үрдәккә – 120, бройлерга 100 сумнан исәпләнелә. Әмма бер ярдәмче хуҗалыкка 50-100 гә кадәр кош-корт сатып алу таләбе куела. 
Әлки районы авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге киңәшчесе Рафикъ Галләмов сүзләренә караганда, субсидия алу өчен төп таләпләр булып түбәндәгеләр санала: шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән яисә сатып алынган җир кишәрлеге булу; кош-кортны Татарстан Республикасында теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан сатып алу. Сатучыдан акча түләвегезне раслаучы чек, мал табибы белешмәсен һәм башкарылган эшләр актын алырга да кирәк була. Шулай ук нинди зурлыктагы кош-кортны сатып алу да исәпкә алына. Алар бер айдан (30 көн) зур булмасын; аннары сатып алынган бар кошларны да сезнең авыл җирлегенең хуҗалык китабына исәпкә кую да сорала. Акча күчерелсен өчен, Саклык банкында шәхси счет ачылган булу зарур. 
Субсидия алучыга сатып алынган яшь чебешләрне билгеле бер вакытта: бройлер чебешләрен һәм үрдәкләрне – 2 ай дәвамында, каз һәм күркәләрне 4 ай дәвамында асрау таләбе дә куела. 
Яшь кош-кортны сатып алганнан соң, Госуслуги хезмәтеннән кереп, «Минем субсидияләр порталы» аша (https://subsidiya.tatarstan.ru) заявка бирергә кирәк. Гаризаны теркәүдә сезнең авыл җирлеге башкарма комитетында ярдәм итәрләр яисә авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев