Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөекле әниләребез, тормыш иптәшләребез, кызларыбыз, апа-сеңелләребез!

 Сезнең барыгызны да Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән кайнар котлыйбыз һәм олы хөрмәтебезне, ихлас рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. 

 
8 Мартны без аерым бер җылылык белән билгеләп үтәбез. Бу күркәм бәйрәмнең яз башына, якты кояш нурлары җылысында бөтен табигать уянган, яңа планнар, өметләр, хыяллар бөреләнгән чорга туры килүе дә тирән мәгънәгә ия. Табигатьнең үзе кебек, сез дә, гүзәл затларыбыз, тормыш, мәхәббәт, матурлык чыганагы булып торасыз. Сез кешегә гомер бирәсез, гаилә кыйммәтләрен саклыйсыз.  Йорт-җир, гаилә, балалар үстерү мәшәкатьләре белән беррәттән сез профессиональ эшчәнлек тә алып барасыз. 
Районыбызның барлык тармакларында хатын-кызларның роле арта бара. Кайда гына эшләсәләр дә, гүзәл затларыбыз хезмәт вазыйфаларын зур  тырышлык белән, җиренә җиткереп башкаралар һәм күркәм нәтиҗәләргә ирешәләр. Аларга  югары җаваплылык, түземлек, төгәллек кебек асыл сыйфатлар хас. Хатын-кызларыбыз – тормышта ир-атларга ышанычлы терәк, аларны зур эшләргә рухландыручы көч тә.
Сөекле гүзәл затларыбыз! Сезгә нык сәламәтлек, барлык күркәм эш-башлангычларыгызда зур уңышлар телим. Гаиләләрегездә иминлек, мәхәббәт, үзара аңлашу хөкем сөрсен. Янәшәгездә һәрчак ныклы, ышанычлы ир-егетләр булсын. Бәйрәм белән сезне!
Александр Никошин,
муниципаль район башлыгы, район советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев