Халыкара хатын-кызлар көне белән кайнар котлыйм сезне.
Сез, гүзәлләребез, безнең һәр көнебезне нурлы, якты, ямьле итәсез. Язгы беренче кояш нурлары күңелләрегезне җылытсын, йөрәкләрегездә мәхәббәт хисләре бөреләнсен, бөтен барлыгыгызны шатлык-сөенеч, бәхет биләсен. Эшегездә дә, гаиләгездә дә иминлек хөкем сөрсен. Үзегез дә, якыннарыгыз да сау-сәламәт булыгыз, тормышка сөенеп яшәгез. Йөзегездә һәрчак елмаю балкысын, башлаган, ниятләгән һәр күркәм эшегез уңыш китерсен. Бәйрәм котлы булсын!
Фаяз Фәттахов,
Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
Нет комментариев