Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең авылда буа, күл яисә бүтән сулык бар икән, анда кечкенә бәкеләр тишәргә кирәк

Февраль аенда әкрен агучы һәм акмый торган сулыкларда балыклар бик еш кислородка интегәләр, шунлыктан хәтта һәлак тә булалар.

Мондый хәлләр кечкенә сулыкларда гына түгел, Идел, Кама, Нократ кебек эре елгалар култыкларында да була. Озакка сузылган салкыннардан соңгы чор бигрәк тә куркыныч. Шуңа күрә дә республикадагы аерата саклана торган табигый киңлекләр белгечләре заказниклар һәм табигать һәйкәлләре территорияләрендәге сулыкларда бәкеләр ясау белән мәшгульләр.

Шулай ук районыбызда да буаларны арендага алучылар әлеге эшкә керештеләр инде. Без барлык әлкилеләрне әлеге бик кирәкле һәм мөһим гамәлгә кушылырга чакырабыз. Сезнең авылда буа, күл яисә агымы көчле булмаган бүтән сулык бар икән, анда кечкенә бәкеләр тишәргә һәм аларны печән белән каплап куярга кирәк. Тора-бара бу процедураны кабатласаң тагы да яхшы. Шулай итеп, балыклар һәм суда яшәүче башка җан ияләре кислородка тиенер, кышкы авыр чорны исән-сау чыгар, һәм алга таба сез бу сулыкның матурлыгы, фаунасының байлыгы белән хозурлана, рәхәтләнеп анда балык тота алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев