Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең балагыз укырга барырга инде әзерме? СОРАШТЫРУ

 1 сентябрьгә кул сузымы гына вакыт калды.

Бүген күп гаиләләр куанычлы һәм җаваплы мәшәкатьләр – мәктәпкә җыену эшләре белән мәшгуль. Сезнең балагыз укырга барырга инде әзерме? 


Ольга Казакова, хуҗабикә, Борис¬кино авылы: 
–Улым Глеб быел икенче сыйныф¬ка бара. Мәктәпкә кирәкле әйберләрне без инде күптән әзерләп куйдык. Бала¬лар бик тиз үсә бит, үткән уку елында кигән өс һәм аяк киемнәре кечерәйде, икенче сыйныфка барын да яңаларны алдык. Улыбызны Казанга барып киендердек – караңгы төстәге өчле костюм, көндәлек һәм тантаналы очраклар өчен күлмәкләр, кроссов¬ка, ботинка, башка киемнәр сатып алдык. Дәфтәрләрне, ручка-каран¬дашларны, башка кирәк-яракларны ел буена җитәрлек итеп алып куйдык. Глеб 1 сентябрьне түземсезлек белән көтә. Сыйныфташларын бик сагын¬ды. Аларның сыйныфлары да бик зур – 16 малай һәм кыз. Белем көнендә бәйрәмчә киенеп, бакчабызда үсүче кашкарый чәчәкләреннән матур букет тотып барачак улыбыз мәктәпкә. 


Ләйсән Насыйбуллина, Ташбилге авылы балалар бакчасы тәрбиячесе: 
–Үзебез дә, игезәкләребез Инзил белән Инзилә дә яңа уку елы башла¬нуын бик дулкынланып көтәбез. Ба¬лаларыбыз өченче сыйныфка яңа мәктәпкә – Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә бара. Биредә кызлар өчен гомуми форма – куе кызыл төстәге костюм һәм сарафан. Аны заказ бу¬енча Казаннан килеп, һәр баланың үлчәмнәрен алып тектеләр. Ә улы¬бызга кара төстәге костюмны сатып алдык. Беренче сыйныфка алган мәктәп сумкалары белән балалар ике ел йөрделәр, күз тимәсен, әйберләрен бик саклап тоталар. Быел инде икесенә дә яңа портфельләр, барлык кирәкле уку кирәк-яракларын сатып алдык. Балаларга мәктәп әйберләре алганда сыйфатлысын, уңайлысын сайларга тырышабыз. Иң мөһиме – сәламәт булсыннар, яхшы укысыннар. 


Татьяна Краснова, ФАП мөдире, Садиково авылы: 
–Олы кызыбыз инде мәктәпне берничә ел элек тәмамлады. Ә ике балабыз Борискино урта мәктәбендә белем алалар. Светлана – 8 сый¬ныфка, Роман икенчегә бара. Әле 1 сентябрьгә әзерләнү мәшәкатьләре белән мәш киләбез. Икесенә дә кан¬целярия товарларын байтактан инде алып куйдык. Кызыбызга яңа мәктәп формасы – куе зәңгәр төстәге костюм, блузка һәм водолазкалар да әзер. Бу атнада район үзәгенә базарга барып, улыбызга да яңа костюм алачакбыз. Балаларны мәктәпкә әзерләү шактый кыйммәткә төшә, билгеле. Бер укучы¬га ким дигәндә 10 мең сумлык кием һәм әсбәплар аласы. Әмма бит болар куанычлы мәшәкать һәм чыгымнар. Шуңа һич авырсынмыйча, сөенеп көтәбез яңа уку елы башлануын. 


Әлфия Гайфуллина, пенсионер, Түбән Әлки авылы: 
–Быел безнең өчен 1 сентябрь – бик зур бәйрәм. Оныгым Рәсим беренче сыйныфка бара. Кирәкле барлык әйберләрне – мәктәп форма¬сын, уку-язу әсбапларын, портфельне күптәннән әзерләп куйдык. Әле шушы көннәрдә район үзәгенә тантанага ча¬кырып, улыбызга тагын бер мәктәп букчасы бүләк иттеләр. Рәсимнең бик тә укырга барасы килә. Ул балалар бакчасына йөрде, мәктәпкә әзерлек дәресләренә дә барды. Укый-яза да белә инде. 1 сентябрьдә Белем бәйрәменә бөтен гаиләбез белән ба¬рырга җыенабыз. Һәркайсыбызның балаларыбыз сау-сәламәт, бәхетле, дөньялар имин булсын иде! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев