Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәк үстергән өчен – кырыс җәза

Составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр игү тыела. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Чуаш Борнае авылында яшәүче Алена Дулатова быел яз үзенең бакчасына күп итеп мәк чәчә. Наркотик матдәле, шунлыктан үстерү тыелган үсемлек булуын белә торып, ул махсус рәвештә 319 төп мәк үстерә. "Мәк" профилактик операциясе барышында - 9 июльдә район...

Составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр игү тыела. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Чуаш Борнае авылында яшәүче Алена Дулатова быел яз үзенең бакчасына күп итеп мәк чәчә. Наркотик матдәле, шунлыктан үстерү тыелган үсемлек булуын белә торып, ул махсус рәвештә 319 төп мәк үстерә.
"Мәк" профилактик операциясе барышында - 9 июльдә район полиция хезмәткәрләре А.Дулатова хуҗалыгыннан киптерелгән хәлдә 1953 грамм авырлыктагы мәк саламы табып алдылар. Закон нигезендә бу үстерергә ярамаган үсемлекнең аеруча зур күләме булып санала.
Шулай итеп, Алена Дулатова үзенең гамәлләре белән, ягъни составында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне аеруча күп күләмдә законсыз игеп, РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе 2 бүлеге "в" пунктында каралган җинаять кыла.
Мондый җинаять өчен 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 2 елга кадәр ирекне чикләү җәзасы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев