Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белеп тәрбияләсәң генә

Җәй башында авыл халкы үз хуҗалыгында үстерү өчен иткә каз, үрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләр, йомырка салучы тавыклар сатып ала башлый. Авыл җирендә кош-корт асрау өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Гаиләңне үзең үстергән-җитештергән ит, йомырка белән тәэмин итәргә була. Әмма кош-корт үстерү гаять мәшәкатьле. Бу эшнең тәртибен, нечкәлекләрен әйбәт белергә кирәк. Кош-корт...

Җәй башында авыл халкы үз хуҗалыгында үстерү өчен иткә каз, үрдәк бәбкәләре, бройлер чебиләр, йомырка салучы тавыклар сатып ала башлый.
Авыл җирендә кош-корт асрау өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Гаиләңне үзең үстергән-җитештергән ит, йомырка белән тәэмин итәргә була. Әмма кош-корт үстерү гаять мәшәкатьле. Бу эшнең тәртибен, нечкәлекләрен әйбәт белергә кирәк.
Кош-корт белән сату итүгә билгеле бер ветеринар-санитар таләпләр куела. Сатучы моның өчен республика Баш ветеринария идарәсенең рөхсәтен алырга тиеш. Әлеге рөхсәтне район ветеринария берләшмәсе бирә. 2015 елга районда алты шәхси эшмәкәр бездән кош-корт сатарга рөхсәт алды. Алар сату өчен йогышлы һәм бүтән чирләр белән зарарланмаган кош-корт кына алырга тиеш булалар. Моның махсус ветеринария таныкнамәсе белән раслануы зарур. Район халкы эшмәкәрләрдән чеби һәм бәбкәләр сатып алганда аларның әлеге документы булу-булмауга игътибар итәргә тиеш. Һәм кош-кортны очраклы сатучылардан алмаска кирәк.
Еш кына авыл халкы безгә сатып алынган кош-кортның чирләвенә, үлүенә зарланып килә. Алганда чебешләр сәламәт, матур иде, берничә көннән соң боектылар, авырый башладылар, диләр. Моның сәбәбе нидә соң? Төп сәбәп - кошларны ашату һәм тәрбияләүнең кискен үзгәрүендә. Кош фабрикаларында чебиләрне һәм бәбкәләрне тулы кыйммәтле катнаш азык белән тукландыралар. Ә авыл кешесенең күбесе кошларны гадәти бөртек фуражы белән туендыра. Бу исә матдәләр алмашынуның тулысынча бозылуына китерә. Нәтиҗәдә кошлар чирли башлый.
Шуңа күрә дә кошларны сатып алгач баштагы 8-10 көндә аларны яшенә туры килерлек махсус катнаш азык белән тукландырырга кирәк. Аннан акрынлап йорт азыгына да күчерергә була. Шунысы да бар: кош азыгының 15-30 процентын яшел үлән тәшкил итәргә тиеш. Кычыткан бик файдалы.
Кошлар җылыны ярата. Аларга чиста җылы су, асларының коры булуы кирәк. Бройлер чебиләр ашап утырып кына тормасын өчен су белән ризыкны төрле урыннарга кую мәслихәт. Аяклары зәгыйфьләнмәсен өчен хәрәкәтләнү зарур.
Кошларны тәрбияләү буенча киңәш, дәваларга дару препаратлары кирәк икән, район ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итегез. Без кирәкле консультацияне дә бирербез, аптекабызда кошлар өчен витаминнар, дарулар да җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев