Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 А сыйныф укучысы Илдар Хәбибуллин иң югары бәя алды

"Онытмаска ант итәбез!" дип аталган шигырь сөйләү бәйгесендә беренче урынны алып, Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 А сыйныф укучысы Илдар Хәбибуллин туганнарын һәм якыннарын чын-чынлап сөендерде. Әлеге бәйге республика Юстиция министрлыгы һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре балалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган иде. Бәйгедә республика шәһәрләреннән...

"Онытмаска ант итәбез!" дип аталган шигырь сөйләү бәйгесендә беренче урынны алып, Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 А сыйныф укучысы Илдар Хәбибуллин туганнарын һәм якыннарын чын-чынлап сөендерде.
Әлеге бәйге республика Юстиция министрлыгы һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре балалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап оештырылган иде.
Бәйгедә республика шәһәрләреннән һәм район үзәкләреннән бик күп малайлар һәм кызлар катнашты. Жюри алар арасында нәкъ менә Илдарның чыгышын иң яхшысы дип тапты.
Бәйгедә җиңүе өчен Илдарны Юстиция министрлыгы Дипломы белән бүләкләделәр. Ул шулай ук конкурста актив катнашуы, үзенең чыгышы белән Бөек Ватан сугышы ветераннарына ихтирамын һәм Ватанга мәхәббәт хисләрен күрсәтүе өчен дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы рескомының Рәхмәт хатына ия булды. Тагын әле ул Казаннан җиңүе өчен бүләк ителгән рәсем ясау җыелмасы, бер мең сумлык сертификат алып кайтты.
-Безнең Илдар беренче сыйныфтан ук бик актив укучыбыз. Ул сыйныфта, мәктәптә уза торган барлык чараларда бик теләп катнаша. Әйбәт укый, тырыш, максатчан. Үз дигәненә һичшиксез ирешергә омтыла. Әлбәттә, аның республика күләмендә яулаган җиңүе өчен без дә бик шат,-ди Илдарның сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Фәттахова.
Өстәп шуны әйтәсе кала - Илдарның әнисе Лилия Рәфкать кызы Әлки районының 1 нче суд участогы җәмәгать судында эшли.
Рәшит Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев