Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Без кичергәнне яшьләр күрмәсен иде», – диләр Әлки районы Үргәгар авылы тыл ветераннары

Үргәгар мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Онытылмас еллар истәлеге" дигән кичә булып узды. Анда тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. -Хөрмәтле әниләр, апалар, абыйлар! Илебез азатлыгы хакына куйган зур хезмәтләрегез өчен...

Үргәгар мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Онытылмас еллар истәлеге" дигән кичә булып узды. Анда тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре һәм Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-Хөрмәтле әниләр, апалар, абыйлар! Илебез азатлыгы хакына куйган зур хезмәтләрегез өчен сезгә, җиңүчеләр буынына, зур рәхмәтебезне белдереп баш иябез,-дип башлап җибәрде бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы Мурат Гибадуллин.
Ветераннарны котларга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та килгән иде. Тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшырып, ул аларга ихлас теләкләрен җиткерде.
Җиңүгә үз өлешләрен керткән бу әбиләр.
-Кеше ышанмаслык кыенлык-михнәтләрне үз җилкәгездә күтәргәнсез. Рәхмәт сезгә,-диде ул.
Әйе, чал чәчле бу әбиләр һәм бабайлар, аларның кичергәннәре турында китаплар язарга булыр иде.
-Сугыш ачысын бар халык татыды,-ди Рокия Садыйкова. Ул колхозда терлекче булып эшләгән.
Гамбәр апа Гыйләҗевага сугыш башланганда нибары 12 генә яшь була. Саескан Тавыннан Cалават авылына (Ульян өлкәсе) урман кисеп ташуда эшли ул. Ачтан үлмәс өчен кычыткан, алабута белән тукланырга туры килә. Сугыш башланганда ун яше дә тулмаган Сәлимә Вазыйхова олылар белән беррәттән урак ура, Ярославль якларында торф чыгаруда катнаша. Наҗия Гыйльмиева ун яшьлек чагыннан атлар карый, аннан Тумба урманнарында агач ега, сабанчы булып эшли.

Үргәгардан Бөек Ватан сугышына 274 кеше киткән. 100 авылдашлары яу кырында башын салган. Бүген авылда нибары 14 тыл ветераны исән.

Рәхимә Мәхмүтованы 1941 елда Апас районына окоп казырга җибәрәләр. Аннан кайткач дүрт ел тракторчы булып эшли. Гамбәр Галиеваның әтисе сугышка китеп хәбәрсез югала. Алар алты бала үсәләр. 13 яшьлек кыз урак өстендә әнисе белән көлтә җыюда эшли.
-Төшке ашка китерелгән шулпада 10-15 борчак кына йөзә иде. Ачлыктан хәлсезләнеп егылучылар да күп булды,-дип искә ала ул онытылмас авыр елларны.
Хәнифулла Әһлиуллинга үсмер килеш тракторда, сабанда эшләргә туры килә. Миңнегөл Хәйретдинова да 12 яшеннән колхозның бар авыр хезмәтен башкара. Әбиләр күз яшьләрен сөртеп бер генә теләкләрен җиткерделәр: "Без күргәннәрне сез күрмәгез, балакайлар!"-диделәр.
Авыру сәбәпле тантанага килә алмаган биш ветеранга медальләр һәм бүләкләр өйләренә барып тапшырылды.
Тантаналы өлештән соң хөрмәтле кунакларны мул табын артына чакырдылар. Авыл үзешчәннәре аларны зур концерт программасы белән сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев