Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы укучылары киокусинкай каратэ буенча республика беренчелеге чемпионнары булдылар

Киокусинкай каратэ буенча республика беренчелегендә безнең малайлар һәм кызлар күп призлы урыннар яулады.

12-17 яшьлек укучылар арасында киокусинкай беренчелеге 23-24 февральдә Кама Аланында узды. Анда безнекеләр бик әйбәт чыгыш ясады. Андрей һәм Екатерина Зиньковлар өченче ел рәттән Татарстан чемпионнары булдылар. Самир Хамидуллин шулай ук үз авырлык категориясендә беренчелекне алды. Булат Борһанов - икенче, Алмаз Шәйхетдинов һәм Никита Карманаев өченче призлы урыннарга лаек булдылар. Алар барысы да Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары. Иске Матак урта мәктәбеннән Милана Варламова өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев