Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Штрафка тарталар, мәҗбүри эшләтәләр я кулга алалар

Ел башыннан бирле ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 18 кешегә карата материаллар судка юлланган. 

 
Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итте. Сүз дә юк, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафны вакытында, ягъни 60 көн эчендә түләү кешенең  үзе өчен отышлы. Штрафны закон белән билгеләнгән срокта түләп өлгермәсәң,  РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның  20.25 маддәсе нигезендә шактый кырыс җәза каралган. Бурычлы кеше түләнмәгән штрафны икеләтә күләмдә (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә тиеш була. Яисә әҗәтлеләрне 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем итү каралган. Ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 18 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә, 2 кеше административ кулга алынган, 4 кешегә штраф салынган, калган эшләр әле судта карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев