Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Шундый егет тәрбияләгәнегез өчен ко­мандование сезгә ихлас рәхмәтен җиткерә"

Түбән Әлки авылында Галиуллиннар гаиләсен һәркем белә.

 Гаилә баш­лыгы Мурат эшмәкәр Да­мир Шәйхетдиновның шәхси предприятиесендә ерак юлларга йөрүче шо­фер булып эшли. Гөлүсә апа – балалар бакча­сы хезмәткәре. Алар ике бала тәрбияләп үстерделәр.

Күптән түгел Мурат һәм Гөлүсә гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды – алар улла­ры Ринат хезмәт иткән 21 нче аерым гвардия мотоукчылар бригадасы командирыннан Рәхмәт хаты алдылар.

“Сезнең улыгыз Ринат Галиуллин хәрби бурычын үрнәк төстә үти, үзенә ышанып тапшырылган корал белән оста эш итә, хезмәт вазыйфаларын тырышлык һәм профессиональлек белән башкара. Хезмәттәшләре һәм командирлары арасын­да абруй казанды. Шундый егет тәрбияләгәнегез өчен ко­мандование сезгә ихлас рәхмәтен җиткерә. Нык сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Улыгыз алга таба да сугышчан бурычын намус белән үтәр дип ышанабыз”,–диелә гвардия подполковнигы Е. Печерица имзасы куелган хатта.

Ринат Лаеш техника-икътисад техникумын тәмамлаганнан соң әтисе белән бер предприятиедә эшләп алырга да өлгергән. Егет балачактан татар милли көрәше белән ма­выккан, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Ринатның тавышы бик матур, ул берничә тапкыр “Созвездие-Йолдызлык” фестива­ле призеры булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X