Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру. Сезгә Базарлы Матактагы “Ләйсән” йөзү бассейнына йөрергә ошыймы?

Базарлы Матакта "Ләйсән" йөзү бассейны ачылганга ярты ел вакыт узып бара. Бүген бассейнда кичке алтыга кадәр балалар шөгыльләнсә, 18 дән 21 сәгатькә кадәр олылар йөзә. Соңгы вакытта бассейнга йөрүчеләр күзгә күренеп артты. Кышкы суыкта да суда йөзүдән рәхәтлек һәм файда күрүчеләрнең берничәсе белән сөйләшеп тә алдык.

Әхәт ХӨСНЕТДИНОВ, район газ белән тәэмин итү хезмәте белгече:
-Мин Кече Чирмешән елгасында коенып үскән кеше. Базарлы Матакка күченгәч тә, җәй көннәрендә җае чыккан саен су коенырга тырыша идем. Инде район үзәгендә бассейн ачылгач, шунда рәхәтләнеп йөри башладым. Атнага ике тапкыр барырга тырышам. Бассейнда йөзгәч күңел күтәрелеп китә, әйбәт йоклыйсың да. Кышын бит хәрәкәт аз, ә монда бер сәгать буе йөзәсең. Соңгы вакытта бассейнга хатыным белән бергә йөри башладык. Ул да бик ошатты, яратып йөри. Җәй айларында йортыма җыелма бассейн куя идем. Белмим, быел ясармынмы, шундый шәп бассейн янәшәбездә генә бит.
Рамис САФИН, шофер:
-Мин әле 40 яшьләрдә генә булсам да, муен авыртудан җәфалана башладым. Рульдә барганда, муен сызлаганга, еш кына бөтен гәүдә белән борылырга туры килә. Менә бассейн ачылгач йөзәргә йөри башладым. Муен авыртулар бетте, кәеф күтәренке. Әле бит рәхәтләнеп актив ял да итәсең. Мондый бассейн турында без хыяллана да алмый идек бит. Бу безнең район өчен гаҗәеп бүләк инде. Алай да бассейнга кеше азрак йөри шул әле. Көне суык иде, шуңадырмы, берсендә үзем генә коендым хәтта.
Роберт ЗАРИПОВ, йөзү буенча тренер:
-Үзебезнең районда бассейн ачылганчы, мин Казанда тренер булып эшләп алдым. "Буревестник" дигән әлеге бассейнда һәрчак кеше күп була. Яшьләр, урта буын гына түгел, шактый өлкән кешеләр дә күп йөриләр. Гомумән, шәһәрдә халык сәламәтлеге турында күбрәк кайгырта. Мин эшләгән бассейнда бер сәгать йөзү 280 сум тора. Ә атнаның билгеле бер көнендә әбәткә кадәр пенсионерлар өчен 40 сумга билет сатыла. Шул билетны алу өчен әби-бабайлар иртәнге дүрттән килеп касса төбендә чират алалар. Безнең Базарлы Матактагы бассейнга билет бәяләре шәһәрнеке белән чагыштырганда бик арзан. Аннан биредә бөтен нәрсә яңа, су чистарту җайланмалары,
бүтән җиһазлар бөтен таләпләргә җавап бирерлек, төгәл эшли. Бассейнга бер килгән кеше даими йөри башлый. Йөзә белмәгәннәр дә курыкмый килсеннәр. Без жилетлар, махсус такталар ярдәмендә акрынлап йөзәргә дә өйрәтәбез. Суда йөзү сәламәтлек өчен бик файдалы. Шул мөмкинлектән һәркем файдалансын иде.
Румия ХӘЙРЕТДИНОВА, хуҗабикә:
-Бассейн ачылганнан бирле йөрим бирегә. Үзем генә түгел, ирем, балаларым, оныкларым да киләләр. Атнага ким дигәндә өч тапкыр йөзәбез бассейнда. Барыбыз да бик яратабыз. Оныкларым инде йөзәргә дә өйрәнеп киләләр. Бассейнда йөзүнең файдасы зур булуына күптән инандык. Ул ябыктыра да, арка, буыннар авыртуын да бетерә, кәефне дә күтәрә. Район халкына шундый мөмкинлек тудыручыларга
рәхмәт кенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев