Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

(СОРАШТЫРУ). Яңа елны кайда, кемнәр белән каршыларга җыенасыз?

Үзәк һәм республика газеталарында "Быел Яңа елны элеккечә купшы бәйрәм итә алмабыздыр, рубль аска тәгәри, бәяләр үсә, икътисад кризиста. Билне кысыбрак буарга туры килә", дигәнрәк хәбәрләр күренә. Сораштырулар да ил халкының Яңа ел табынына һәм бүләкләргә азрак акча тотарга җыенуын күрсәткән. Ә сезнең бу мәсьәләдә фикерегез нинди? Яңа елны кайда,...

Үзәк һәм республика газеталарында "Быел Яңа елны элеккечә купшы бәйрәм итә алмабыздыр, рубль аска тәгәри, бәяләр үсә, икътисад кризиста. Билне кысыбрак буарга туры килә", дигәнрәк хәбәрләр күренә. Сораштырулар да ил халкының Яңа ел табынына һәм бүләкләргә азрак акча тотарга җыенуын күрсәткән. Ә сезнең бу мәсьәләдә фикерегез нинди? Яңа елны кайда, кемнәр белән каршыларга җыенасыз?
Мәсгуть Камалов, "Энергосбыт" инженеры:
-Без Яңа елны өйдә каршыларга яратабыз. Ул бит гаилә бәйрәме. Быел да шулай итәргә җыенабыз. Казаннан баҗайлар кунакка кайтырга тиеш. Рәхәтләнеп бәйрәм өстәле артында утырырбыз, телевизор карарбыз, ял итәрбез. Кризис дип, бәйрәмебез башка еллардагыдан кайтыш булмас анысы. Без шактый еллар Урта Азиядә яшәп кайттык. Шундагы гадәт буенча бәйрәм өстәленә лагман, пылау шикелле үзбәк ашлары пешерергә яратабыз. Ә бүләккә гадәттә сувенирлар алабыз.
Валентин Белов, төзүче, Борискино авылы:
-Быел да Яңа елны күңелле һәм купшы итеп үткәрәчәкбез. Тормыштан зарланырлыгыбыз юк. Ничек зарланасың? Яшәү шартлары елдан-ел яхшыра. Авылыбызга асфальт юл килде, өйләребездә барлык уңайлыклар тудырылган, кибетләрдә җаның ни тели шул бар. Эшләп торгач, хезмәт хакын да алабыз. Йорт тулы терлек-туар асрыйбыз. Ит тә, сөт тә үзебезнеке. Җиләк-җимешне генә кибеттән аласы. Бәйрәм табыныбыз мул булыр, Яңа елны үзебездә иң якыннарыбыз белән каршы алырбыз дип торабыз. Балалар кайтыр, кодалар килер. 31 декабрьдә гадәттә без бөтен авыл белән клубка бал-маскарадка җыелабыз, аннан соң өйләребезгә кайтып Яңа елны каршылыйбыз. Үзебезнең өй каршында үсеп утыручы чыршыны уенчыклар, гирляндалар белән бизәп куйдык инде. Иң зур теләгебез: Яңа ел дөньяга тынычлык алып килсен, сугышлар гына булмасын!
Лилия Сибгатуллина, социаль хезмәткәр, Үргәгар авылы:
-Яңа елны гаиләбез белән өйдә каршыларга җыенабыз. Шөкер, әлегә тормыштан зарланмыйбыз. Ирем дә, үзем дә эшлибез, хезмәт хакын вакытында алабыз. Күп итеп терлекләр асрыйбыз. Яңа ел табыныбыз да тәмле ризыкларга мул булыр. Яңа ел өстәленең алыштыргысыз сые, билгеле, каз инде. Якынлашып килүче Кәҗә (Сарык) елында да шулай муллыкта, җитешлектә, иминлектә яшәргә язсын.
Надежда Марготнова, пенсионер, Түбән Кәчи авылы:
-Яңа ел - елның төп бәйрәме, диләр бит. Аны без һәрвакыт балалар, туганнар белән бергәләп үткәрергә тырышабыз. Менә быел да Чаллыдан, Алабугадан кунаклар көтәбез. Кечерәк кенә Яңа ел чыршысы бизәп куйдык, оныкларыбызга күчтәнәчләр әзерләдек. Бәяләр күтәрелгәнгә карап Яңа ел табыныбыз фәкыйрь булмас, билгеле. Терлек-туарны күп асрыйбыз, иткә-сөткә кытлык кичермибез. Яңа ел өстәлендә һичшиксез пилмән, холодец, оливье салаты, балык булыр. Туганнар белән аралашып рәхәтләнеп бәйрәм итәрбез. Иң мөһиме, һәр гаиләдә исәнлек-саулык, илдә тынычлык булсын.
Хәйрия Галимова, Югары Әлморза авылы:
-Миңа инде 87 яшь. 12 бала табып үстердем, Аллага шөкер, барысы да тәртипле, уңган булдылар, шуңа бик сөенәм. Мәләкәстә яшәүче улым әллә кайчан инде өй каршыма чыршы алып кайтып бизәп куйды. Кичләрен шуның утлары җемелдәгәнне карап хозурланам. Үзем генә яшәсәм дә, Яңа елны беркайчан ялгызым каршылаганым юк. Балаларым барысы да җыелышып кайталар, миңа зур бәйрәм ясыйлар. Яңа ел табынын да алар кайгырта, рәхмәт, нинди генә затлы ризыклар белән сыйламыйлар. Яңа ел илгә-көнгә тынычлык, һәркемгә бәхет алып килсен, дип телим.
Наилә Галләмова, Базарлы Матак авылы:
-Бәяләрнең артып торуы күңелне шомландыра инде, билгеле. Әмма Яңа елны яхшыга өметләнеп, матур планнар корып каршылыйк. Әле бит тормышыбыз җитеш, табыннарыбыз мул. Без ел да Яңа елны өйдә каршылый идек, ә быел менә Чаллы шәһәренә кунакка чакырдылар. Бик шатланып риза булдык. Шулай итеп, Яңа елны шәһәрчә бәйрәм итәргә уйлап торабыз әле. Мин үзем Яңа ел бәйрәмен бик яратам, аны түземсезлек белән көтеп алам. Бәйрәм сөенечен озаккарак сузасы, бүтәннәргә дә шатлык өләшәсе килә. Шуңа балаларга, туганнарга кечкенә булса да бүләкләр әзерлим. Бүләкнең зурлыгы түгел, игътибары кыйммәт бит кешегә.
http://www.kazved.ru/uploadimg/671807_192222_1206-4350x2900.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев