Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр алда торган ноябрь бәйрәмнәрен ничек уткәрергә җыена?

Киләсе атнада ике зур бәйрәмне билгеләп үтәчәкбез. Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне сезнең өчен әһәмиятле даталармы? Сез аларны ничек үткәрәчәксез?

Габделнур Мингалиев, элеватор операторы, Салман авылы:

–Бүгенге тыныч, имин тормышыбызны республикабыз Конституциясе гарантияли бит. Ә авылларда яшәү шартлары елдан-ел яхшыра. Өйләрдә газ янып торуга, электр, су белән тоткарлыксыз тәэмин ителүгә күптән күнектек инде. Авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән бик күп программалар эшләп тора. Терлек асраучыларга дәүләт төрлечә ярдәм итә. Юллар яхшы. Мин үзем авылдан район үзәгенә йөреп эшлим, көзге кебек асфальт юлдан санаулы минутлар эчендә барып җитәсең. Халыклар бердәмлеге дә безнең өчен буш сүз түгел. Авылыбызда гомер-гомергә руслар һәм татарлар дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр. Билгеләп үтү дигәннән, авыл җирендә бәйрәм дип эштән туктау юк инде ул. Мин үзем сменалы хезмәттә, эшем бәйрәмгә дә туры килә. Хәер, сау-сәламәт булып, тыныч күңел белән эшләп йөрү – үзе шатлык һәм бәхет ул.

 

Валентина Соколова, пенсионер, Юхмачы авылы:

–Ноябрь бәйрәмнәре дигәч, без өлкән буын вәкилләре 7 ноябрьдә билгеләп үтелгән Октябрь бәйрәмен искә алабыз. Яшьлегебезнең иң кадерле бәйрәмнәреннән берсе булган бу дата күңелгә аеруча якын. Ә бит Халыклар бердәмлеге көне дә, Татарстан Конституциясе көне дә тирән мәгънәгә ия бәйрәмнәр. Яшьрәк чакта мин 20 ел туган ягымнан шактый еракта яшәдем. Торган җиребез бик матур табигатьле, диңгез буе иде. Әмма җирле халыкның безгә кырын каравы күңелгә тиде, 90 нчы елларда тормыш шартлары да катлауланды. Туган авылыма кайтып урнашкач кына мин үземне чын-чынлап ирекле һәм кирәкле кеше, хокуклары якланган гражданин итеп тойдым. Читтә торып карагач беләм: Татарстан – кешеләр уңайлы һәм рәхәт яшәсен өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган республика. Биредә тормыш дәрәҗәсе яхшы, төрле милләт халыклары туганнарча бердәм яши, һәркем үз динен тота, чиркәүләр, мәчетләр төзелә. Туган җиремә кайтып яшәвемә сөенеп бетә алмыйм.

 

Фәнүзә Нотфуллина, Югары Әлморза мәктәбе директоры:

–Без укучыларга Халыклар бердәмлеге көненең нинди бәйрәм булуын, шулай ук Татарстан Конституциясенең асылын җентекләп аңлатабыз. Авылыбыз клубында бу бәйрәмнәр уңаеннан һәр елны күп халык катнашында тантаналы чара үткәрелә, концерт була. Авылда бәйрәм һәм ял көннәрендә дә хезмәт туктамый инде.  Бу атнада көзге каникул башланды. Әмма мәктәбебезнең бушап торганы юк. 9 сыйныф укучылары рус теленнән һәм математикадан сынау имтиханнары тапшыралар, консультацияләргә йөриләр. Балалар түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Авыл клубындагы бию һәм театр түгәрәкләре дә каникул вакытында гөрләп эшли. Укытучылар да бәйрәмнәрне, гадәттәгечә, эшләп уздыралар, Иң мөһиме, тормышыбызда иминлек булсын, илдә тынычлык хөкем сөрсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев