Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

СОРАУ-ҖАВАП. Пенсиям кайчан артыр?

Мин бер оешмада бухгалтер булып эшләдем.

Пенсия яшенә җиткәч тә ике ел хезмәт куйдым әле. Инде быел апрельдә эштән киттем, лаеклы ялга чыктым. Пенсиям бу айдан ук индексацияләнеп, артып килерме икән?
Әлфия.
Газета укучыбызның әлеге соравына Россия Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рәис Галләмов болай дип җавап бирде:
-Эшләүче пенсионерлар хезмәт эшчәнлеген төгәлләгәч, пенсия аларга индексацияне исәпкә алып түләнә башлый. Эшне яисә бүтән эшчәнлекне туктаткан пенсионерларга пенсия түләү тәртибе элеккечә кала - индексацияле түләү эштән киткәч өч айдан соң башлана. Әйтик, Әлфия ханым хезмәт эшчәнлеген 2017 елның апрелендә туктаткан икән, индексацияле пенсия аңа 2017 елның августыннан гына түләнә башлаячак. Ә инде хезмәтләрен 2016 елның декабрендә төгәлләгән пенсионерлар берьюлы ике индексация (2016 һәм 2017 еллар өчен) исәпкә алынган пенсияне быелның апреленнән ала башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев