Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль пенсияләргә генә кагыла - Әлки пенсия фонды җитәкчесе ачыклык кертә

“Әлки хәбәрләре” газетасының 2 апрель санында бу ай башыннан социаль пенсияләрнең артуы хакында язма басылган иде.

 

Анда “эшләүче пенсионерларга килгәндә, инвалидлык буенча социаль пенсия алучыларның гына пенсиясе индексацияләнә. Ә инде картлык буенча социаль пенсия алучы эшли икән, аның акчасы артмый гына түгел, ул гомумән пенсиядән мәхрүм ителә” дигән сүзләр бар.

Кайберәүләр бу мәгълүматны, пенсионерлар гомумән эшли алмый, эшләсә пенсиясе түләнми, дип аңлаган. Алар редакциягә борчылып шылтыратты. Югыйсә бит әлеге мәгълүмат социаль пенсия алучыларга гына кагыла.

–Язмада аңлатып үтелгәнчә, социаль пенсия ятимнәргә, инвалидларга, инвалид балаларга, картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы булмаган кешеләргә түләнә. Картлык буенча социаль пенсия алучы – пенсиягә чыгу өчен зарури хезмәт стажы булмаган кеше ул. Алар социаль пенсия ала, ә инде эшләсәләр, пенсия алу хокуклары югала,–дип шәрехләде әлеге мәсьәләне район пенсия фонды җитәкчесе  Рәис Галләмов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев