Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Спас районыннан Кристина Малыгина Базарлы Матакка бала тудыру йортына рульдә үзе килгән

Спас районының Танкеевка авылында яшәүче Кристина Малыгина ашыгыч ярдәм дә чакыртмаган, иренең өйгә кайтуын да көтеп тормаган, машинаны кабызган да, бала тудыру йортына рульдә үзе киткән. 

-     Озак уйлап тормадым, Базарлы Матак хастаханәсенә рульдә үзем килдем. Биредә мине бала таптыручы шәфкать туташлары җылы каршы алды. Озак көтәргә туры килмәде: сәгать ярым да үтмәде, сабыем туды, - ди яшь әни. 
Кристина шулай икенче улын тапкан. Олысына өч яшь, балалар бакчасына йөри. Әтиләре – гаилә башлыгы, фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнә.  Хуҗалыкта 13 сыер, шулай ук дуңгызлар, кош-корт бар икән. Кристина иренә хуҗалык эшләрендә булыша, чөнки анда эш һәркемгә дә җитәрлек бит. 
Спас районында яшәүче әлеге хатын әйтеп киткәнчә, җирле бала тудыру йортында әниләр һәм сабыйлар өчен бар шартлар да тудырылган. Ә яңа туган сабый Марк булачак икән, чөнки бүгенге көндә ул күпләр яратып куша торган исем. 
Әни белән баланы хастаханәдән чыгарган вакытта, котлау өчен килгән баш табиб Светлана Одушкина Малыгиннарга гаилә иминлеге, ә сабыйга нык сәламәтлек теләде. Ул аларны бирегә тагын кыз алып кайту өчен килергә чакырды. 
Базарлы Матак үзәк хастаханәсе биргән мәгълүматларга караганда, июньдә генә дә Спас районыннан бала тудыру йортына өч хатын-кыз килгән. Хастаханәдән чыкканда, сабыйлар һәм  әниләренең хәле канәгатьләнерлек булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев