Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Докторларга рәхмәт

Медицинаны бездә еш тәнкыйтьлиләр анысы.

Әмма бит Россиядә, шулай ук безнең районда да кешеләрнең гомер озынлыгы артуында сәламәтлек саклау системасының роле аз түгел. Халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты арта бара, бу бәхәссез.

Һәр кешене конкрет докторга - гомуми практика табибына беркетү тормышка ашырылгач, бу уңай үзгәреш тагын да ныграк сизелде. Нәтиҗәдә пациентның дәвалаучы табиб белән элемтәсе ныгыды. Моны мин үз тәҗрибәмдә дә раслый алам. Инде шактый вакыттан бирле без җәмәгатем белән "үз" табибыбызга - Җәүдәт Садриевка мөрәҗәгать итәбез. Яшең өлкәнәйгәч, хастаханәгә гозерең һаман ешрак төшә. Һәм һәр очракта без доктор Садриев тарафыннан зур игътибар тоябыз. Ул өйгә килеп медицина ярдәме күрсәтүдән дә беркайчан баш тартмый. Моның өчен аңа бик зур рәхмәт.

22 ел элек чын мәгънәсендә минем гомеремне саклап калган хирург Арсен Казавовка да мин бик рәхмәтлемен.

Лев Миндрюков,

Бөек Ватан сугышы ветераны.

Базарлы Матак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев