Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“НАМУСЛЫ ХЕЗМӘТЕГЕЗ, ФИДАКАРЬЛЕГЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ”

Халыкара өлкәннәр көне һәм декадасы уңаеннан районның барлык авылларында, оешма-предприятиеләрдә бәйрәм чаралары үткәрелә.

Күп коллективлар өлкән яшьтәге хезмәттәшләрен очрашуларга, чәй мәҗлесләренә чакыралар, күчтәнәчләр белән сөендерәләр. Әлеге чараларның шактыенда район башлыгы Александр Никошин, Табигать байлыкларын файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов та катнаштылар, өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Түбән Әлки урта мәктәбенең актлар залында өлкәннәрне район мәдәният йорты хезмәткәрләре җыр-биюләр белән каршы алдылар, бик матур концерт күрсәттеләр. Аннан олы яшьтәге кунакларга котлау сүзе белән Александр Никошин мөрәҗәгать итте.

-Күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен һәркайсыгызга олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең күбегез үз коллективларыгызда дистәләрчә ел эшләп чыккан. Районыбыз үсеше хакына сез көчегезне, тырышлыгыгызны җәлләмәгәнсез. Бүгенге имин матур тормышыбызда сезнең өлешегез бик зур. Сезнең яшәешегез, хезмәт юлыгыз - бүгенге яшьләребез өчен чын үрнәк,-диде район башлыгы.

Республика җитәкчелеге вәкиле Фәрит Хәйретдинов та өлкәннәргә җылы теләкләрен юллады. Ул шулай ук:

-Хәлләрегез ничек, тормыш шартларыгыз әйбәтме? Пенсияләр вакытында киләме? Табиблар үзегезне тиешенчә карыйлармы?-дип сорашты.

Залдан хезмәт ветераны Нәфисә Галиева:

-Бик әйбәт, тормышыбыз имин, җитеш. Без өлкәннәр бик канәгать,-диде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җыелган халыкны татар телендә тәбрикләде. Бу өлкәннәрнең күңеленә бигрәк тә хуш килде. Аннан соң бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.

Иске Хурада авылында өлкәннәр өчен бәйрәм авыл мәдәният йортында үткәрелде. Залда утырган абый-апалар сәхнәдә оныкларының чыгыш ясавын кинәнеп тамаша кылдылар. Мәдәният йортының фойесында өлкәннәрнең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Анда ниләр генә юк - оекбашлар, шәлләр, җилетлар, тукылган паласлар (коврики), кышка әзерләнгән төрледән-төрле яшелчә консервлары... 91 яшьлек Любовь Стратонованың бәйләгән эшләнмәләре дә күз явын алырлык.

-Бигрәк уңганнар икән сезнең өлкәннәр,-дип күргәзмә белән бик кызыксынды Фәрит Хәйретдинов, әби һәм апаларның җепләрне каян алуын, ничек эшләвен сорашты.

Җитәкчеләр биредә дә өлкәннәр белән аралаштылар, хәл-әхвәлләрен белештеләр, бәйрәм белән тәбрикләделәр.

Чуаш Борнаенда бәйрәм мәктәптә оештырылган иде. Ул шулай ук күтәренке рухта узды. Өлкәннәр алдында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары концерт куйды. Җитәкчеләр өлкән буын вәкилләренә җылы котлауларын җиткерделәр.

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлап, район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Әлки җирле бүлеге Секретаре Александр Никошин өлкәннәргә партия исеменнән бүләкләр тапшырды. Өлкәннәрне һәм ветераннарны тәбрикләргә "Алексеевскдорстрой" ААҖ вәкиле дә килгән иде, ул да әби- бабайларга күчтәнәчләр өләште. Аннан җитәкчеләр приютта яңа булдырылган бүлмәләрне, тренажерлар залын, ял итү урыннарын, тоз шахтасын карадылар. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүлмәләренә кереп котладылар, хәлләрен сораштылар, бүләкләр белән сөендерделәр.

Базарлы Матак урта мәктәбендә оештырылган бәйрәмгә дә районның төрле тармакларында эшләп лаеклы ялга чыккан хөрмәтле өлкәннәребез чакырылган иде. Район башлыгы, башка җитәкчеләр аларга котлау һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр, сәламәтлек, имин картлык теләделәр.

Һәр авылда өлкәннәр бәйрәм өстәлләре артында сөйләшеп-аралашып утырдылар, яшьлек елларын, авырлыкларны һәм күңелле вакыйгаларны искә алдылар. Өлкәннәр һәм ветераннар матур бәйрәм тантаналары, игътибар һәм кайгыртучанлык өчен җитәкчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев