Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үссен өчен, чәчне кисәргә кирәк

Кызларның матурлыгы, зиннәтлелеге чәченә ка­рап беленә, ди халык.

Элек-электән татар кызлары озын толымнары белән дан тоткан. Сәламәт, матур, озын чәчләр беркайчан да модадан чык­маячак. Озын толым үстерү серләре белән чәч остасы Ләйсинә Борһанетдинова уртаклаша.


- Ләйсинә, чәчне көн саен юарга ярыймы?
- Юк. Иң яхшысы - ике-өч көнгә бер юу. Пычранса да, резинкага гына җыеп куегыз. Еш юу чәчне тагын да боза.

- Чәч нәрсә ярата?
- С витамины, кокос, манго, әфлисун мае ярата. Юганнан соң, бераз дымлырак чәчләргә шул майларның берәрсен сылыйсың да алар матур булып ялтырап тора, икеләнүләре кими. Чәчләрне суга бер-ике тамчы әфлисун мае салып чәйкарга киңәш итәм. Исе дә искитәрлек булачак. Миңа «Fructis» маркасының мае ошый. Аны коры чәчкә дә сылап була. Май кычытканы да - чәчләрнең яраткан ризыгы. Алоэ яфрагын ит тарткычтан чыгарып, шуңа бераз бәлзәм кушып чәчкә битлек урынына сылау да файдалы. Әгәр дә берәр көнне чәчләрегезгә күп итеп лак сиптерергә туры килде икән, юганнан соң аларга зәйтүн мае сылап торыгыз. Ул лак китергән зыянны киметә. Чәчкә битлекләрне атнасына бер тапкыр ясарга кирәк.

- Чәчләрнең еш кавык­лануы, баш кычытуының сәбәпләре нидә?
- Гадәттә, мондый проб­лема чәч­ләрен ­кайнар су белән юарга яратучыларда оч­рый. Баш тиресе ялкынсына, шуңа кычыта башлый, кавык чыга. Шампуньны да баш тиресенә карап сайларга кирәк. Әгәр дә сезнең чәчләрегезнең төбе майлы, ә очлары коры икән, шампуньны майлы чәчләр өчен сайлыйсыз. Очларына күп итеп май яки бәлзәм тидерәсез.

- Шампуньны ничек сайларга?
- Мин профессиональ шампуньнарга өстенлек би­рәм. «Алар бик кыйммәт бит», - диярсез, ләкин яхшы шампунь арасыннан да очсызны табып була. Әйтик, 0,5 литр булган гади шампунь 200 сум торса, профессиональ шампуньнарның 1 литры - 400 сум. Шул ук бәя бит, ә нәтиҗәсе төрле. Үзем «Estel» маркалы шампунь кулланам.

- Буяргамы, буямаскамы? Сер түгел, вакыт-вакыт кызлар шундый ике ут арасында кала.
- Чәч төсеңне үзгәртәсең килә икән, нишләп буямас­ка?! Хәзер чәчне аңа зыян китермичә дә буяп була бит. Иң мөһиме - составында «окислитель», «формальдегид» азрак булсын. Очсыз буяуларга кызыкмагыз. Буяу чәчне киптерә. Шуңа да төрле процедуралардан баш тартырга кирәкми. Мин, гадәттә, буяганнан соң чәчләргә кайнар төрү (горячее обертывание) ясыйм. Ул ике атна дәвамында чәчләргә көч биреп тора. Аннан соң чәч буяуга ияләшә башлый инде.

- Буяттың да ул төс сиңа ятмады яки ошамый башлады, нишләргә?
- Бу очракта чәчкә «смывка» ясатып була. Әл­бәттә, бу бер көнлек кенә эш түгел. Бер-ике көн син җирән чәчләр белән йөрергә мөмкин, төс чәчтән әкренләп кенә чыга. Мелирование катлаулырак. Ул, киресенчә, чәчне төссезләндерә. Шуңа да аны кире буятып кына үз халәтенә кайтарып була.

- Хәзер кератин, ботокс, экранирование, ламинирование кебек төрледән-төрле процедуралар бар. Аларның кайсысы чәчкә зарарсызрак?
- «Кератиновое выпрямление» - чәчне өч айга турылата. Соңыннан чәч үз хәленә кире кайтачак. Бу процедураны чәчләрне көн саен үтүк белән турылатмас өчен ясыйлар. Үтүк белән кератинның зыянын чагыштырсак, әлбәттә, кератин зарарсызрак. Ләкин ул - химия, шуңа да чәчләр өчен бөтенләй зарарсыз димәс идем. Чәч кератинны үзенә җыеп бара, соңыннан процедура берәр елга да чыдарга мөмкин.

«Ботокс» - икеләнгән чәч­ләрне ябыштыра. Чәч бөртеге йомшара, калыная. Ул да химия, ике айга җитә. Мин имезүче аналарга, йөкле хатыннарга «ботокс»ны ясамыйм.
«Экранирование» составында өч төрле матдә бар. Гадәттә, ул май һәм спрейлардан гына тора. Аны чәч тамырына тидермибез, шуңа да зыяны азрак. «Ламинирование»ның да үз составы бар. Мәктәптә укыганда, аны үземчә ясый идем. Желатинны бәлзәмгә кушып, чәчкә сылый идем. Салоннарга йөрергә мөмкинлеге булмаганнар ламинированиене әнә шулай ясый ала. Чәчләре матур, сәламәт булуларын теләгән кызларга полировка ясатырга киңәш итәм. Ул икеләнгән чәч очларын кисә, ләкин чәч озынлыгы аның белән әллә ни үзгәрми. Озын толымнар яратучыларга бу бик зур плюс. Полировканы ике-өч айга бер ясатырга киңәш итәм. Чәч очлары белән сулый. Шуңа да, үссен өчен, аны гел кисеп торырга кирәк.


Алисә Сабирова

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев