Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сөткә бәя былтыргыдан түбәнме?

"2016 елда бу вакытта безгә тапшырган сөт өчен литрына 20 сум исәбеннән түләделәр.

Быел исә 17 сумнан гына исәп-хисап ясыйлар. Бер ел эчендә сөткә бәя шулай төштеме әллә?

Салман авылы халкы исеменнән".

Әлеге сорауга җавап алу өчен без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Рәфис Гатауллинга мөрәҗәгать иттек. Ул болай диде:

-Салман авылы халкы сөтне ике җыючыга тапшыра. Аларның берсе Базарлы Матактагы "Осетеевское" сөт кабул итү пункты, икенчесе - Алексеевск районының Ялкын авылындагы сөт җыю пункты. Алар икесе дә сөтнең литрын 19 ар сумнан кабул итәләр. Ә халыкка 17 сумы түләнә. Узган ел да сөтне 20 сумнан җыю булмады. Бер айда гына халыкка литрына 18 сум исәбеннән түләнде. Бәлки сорау юллаучы сөтне былтыр 20 сумнан без белмәгән башка кешегә тапшыргандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев