Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суәйдә Шакированы лаклы ялга озату кичәсе дә булды

Әлки районы мәгариф хезмәткәрләре өлкән остазларын лаеклы ялга озаттылар Бөтен гомерен район мәгариф системасын үстерүгә багышлаган, күп еллар буе мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе булып эшләгән Суәйдә Габбас кызы Шакированың туган көнен (аңа 77 яшь тулды) мәгариф идарәсе, мәктәпләр җитәкчеләре, ветеран укытучылар тантаналы итеп, бергәләп билгеләп үттеләр. Бу тантана...

Әлки районы мәгариф хезмәткәрләре өлкән остазларын лаеклы ялга озаттылар

Бөтен гомерен район мәгариф системасын үстерүгә багышлаган, күп еллар буе мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе булып эшләгән Суәйдә Габбас кызы Шакированың туган көнен (аңа 77 яшь тулды) мәгариф идарәсе, мәктәпләр җитәкчеләре, ветеран укытучылар тантаналы итеп, бергәләп билгеләп үттеләр. Бу тантана Суәйдә ханыма тирән хөрмәт һәм олы рәхмәт хисләрен җиткерү белән беррәттән, аны лаклы ялга озату кичәсе дә булды. Хезмәттәшләре (аларның зур күпчелеге үзен Суәйдә Габбас кызының укучылары итеп саный) каршына чыгып, ул үткәннәрне искә төшереп алды, рәхмәт әйтеп, "Әгәр кемнедер рәнҗеткән булсам, гафу итегез," дип тә өстәде. Ә коллегалары Суәйдә ханымны җылы теләкләргә күмделәр.

Аны котларга фән һәм мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Юрий Прохоров та килгән иде. Профсоюз лидеры Суәйдә ханымга олы рәхмәт әйтеп, хәтта җыр да башкарды.

Педагогларның һөнәри берлеген хәзер үзен шулай ук Суәйдә Шакированың укучысы санаган Рөстәм Билалов җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев