Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Светлана Одушкина: мәкерле авыру белән көрәштә элеккечә төп корал – вакцина

Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны йөздән артып киткән. Август башыннан аска төшүче сызык кинәт күтәрелә башлаган. Хәтта беренче югалтулар да бар.

 
Шундый хәл килеп чыгу сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралышын туктату буенча чаралар турында”гы 208нче (19.03.2020) карарының кайбер аерым нигезләмәләре үтәлешен туктату турындагы” 526 нчы (06.06.2022) карарына үзгәрешләр кертелгән. Аңа ярашлы рәвештә, кешеләргә медицина учрежде-ниеләрендә, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында, җәмәгать транспортында, халык күп җыелган урыннарда, шулай ук 1,5 дистанцияне саклау мөмкин булмаган оешмаларда кешеләр белән аралашканда, сулыш алу әгъзаларын саклау чараларын (битлекләр, респираторлар) кулланырга киңәш ителә. 
Базарлы Матак үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина сүзләренә караганда, мәкерле авыру белән көрәштә элеккечә төп корал – вакцина. Бәхеткә, ул җитәрлек күләмдә икән. 
–    Кешеләр хәзер күпкә аңлырак. Коронавирустан бары тик вакцина кадатып кына сакланырга мөмкинлеген һәркем яхшы белә. Бүгенге көндә үзәк район хастаханәсе, ветеринария берләшмәләре, Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге хезмәткәрләре барысы да прививканы ясаткан. Уку елы башланганчы мәгариф системасының бар хезмәткәрләре дә вакцинаны кададырга ниятли. Кирәк икән, безнең табиблар тиешле урынга барачак, – дип хәбәр итте Светлана Викторовна. 
Бүгенге көндә Базарлы Матакның үзәк хастаханәсендә, шулай ук яшәгән урын буенча фельдшер-акушерлык пунктларында һәм участок хастаханәләрендә “Спутник V” икекомпонентлы вакцинасын кадатырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев