Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тайпылышсыз үтәлергә тиеш

Район территориясендә коралларның, сугыш кирәк-яракларының, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен кисәтүгә эчке эшләр бүлеге зур игътибар бирә. Ел башыннан бирле пневматик, утлы ау коралын саклауга һәм йөртүгә 62 рөхсәт бирелде, коралларны саклау кагыйдәләрен бозган өчен 3 рөхсәт гамәлдән чыгарылды. Шулай ук тиешенчә сакланмаган 4 берәмлек хуҗасыннан алынды. Әлкилеләр үз ирекләре белән...

Гражданнардан аларда саклана торган коралларны, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне акча түләп кабул итү әлегәчә алып барыла. Коралларны законсыз саклау турында дөреслеккә туры килә торган мәгълүматлар җиткерүчеләргә тиешле акчалата бүләкнең яртысы бирелә. Гамәлдәге закон нигезендә законсыз сакланган коралны үз теләге белән китереп тапшыручылар җинаять җаваплылыгыннан азат ителәләр.
Әмма гражданин корал һәм патроннарны җитештерү, сату, саклау яисә исәптә тоту, әзерлек үтү турындагы таныклык бирү һәм корал белән эш итү кагыйдәләре буенча белемнәрне тикшерү, корал йөртүгә комачаулык итүче күрсәткечләр булмау турында медицина карарын бирү тәртибен бозган өчен түбәндәге җаваплылыкка тартылырга мөмкин:
-коралны һәм аның патроннарын саклау, йөртү яисә юкка чыгару тәртибен бозган гражданинга 500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салырга яисә корал йөртү хокукыннан (6 айдан 1 ел вакытка кадәр) мәхрүм итәргә:
-кораллар һәм патроннардан коллекция туплау, аларны экспонат итеп күрсәтү тәртибен бозган очракта гражданинга 1000-5000 сум, юридик затларга 10000-100000 сумгача штраф салырга яисә аларның эшчәнлеген 10 тәүлеккәчә тутатып торырга.
Шома көпшәле ут коралын һәм чикләнгән зыян салучы ут коралын законсыз сатып алган, саткан, башка берәүгә биргән, саклаган, үзе белән йөрткән очракта гражданинга 3000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф салырга яисә аны 5-15 тәүлеккә кулга алырга мөмкиннәр (ике очракта да корал конфискацияләнә); вазыйфалы затларга 10000 сумнан - 50000 сумга чаклы штраф салына, корал конфискацияләнә яисә алар 1 елдан 3 елгача дисквалификацияләнә. Юридик затларга, коралны конфискацияләүдән тыш 100000 сумнан 500000 сумгача штраф яисә 10-60 тәүлеккә эшчәнлекләрен туктатып тору яный.
Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексында корал, аның төп частьләре, сугыш кирәк-яраклары, шартлаткыч матдәләр һәм җайланмалар белән законсыз эш иткән өчен җинаять җаваплылыгы да каралган - гражданин 3 елгача ирегеннән мәхрүм ителергә яисә 4 елга кадәр мәҗбүри эшләргә тартылырга, яисә 6 айга кадәр кулга алынырга, яисә 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителеп 80 мең сумгача яисә 3 айлык хезмәт хакы, башка кереме күләмендә штрафка тартылырга мөмкин.
Шул ук гамәлләрне бертөркем кешеләр алдан сөйләшеп башкарса, 5 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин һ.б. Шома озын көпшәле ут коралын, чикләнгән зыян салучы ут коралын, газ мылтыгын, салкын коралны саткан өчен дә җәза кырыс.
Корал, әгәр кешегә каршы күтәрелсә, бик куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны саклауга, йөртүгә кагылышлы кагыйдәләр тайпылышсыз үтәлергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев