Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Таисия Демидова: Диңгездәге тамчы булса да – ярдәм ул

​​​​​​​Мобилизацияләнүче ир-егетләребез һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан, ил күләмендә “Ярдәм янәшә” дип исемләнгән хәйриячелек акциясе оештырылды.

  Хәлнең җитдилеген аңлап һәм хәрби бурычларын үтәргә киткән якташларыбызга чын йөрәктән игелек эшләргә, азмы-күпме үз өлешләрен кертергә теләп, безнең районыбыз кешеләре дә әлеге чарада актив катнаша. Бүгенге көндә дә Базарлы Матакның үзәк китапханәсендә гуманитар ярдәмне җыю эше дәвам итә.

–             “Ярдәм янәшә” акциясе буенча кирәк-яраклар күп җыелган иде. Хезмәткәрләр һәркайсын төренә карап, аерым-аерым тартмаларга туплады, өсләренә нинди товар булуын язды. Әлеге ярдәм ике атна элек Казанга озатылды. Хәзер дә кешеләр аз-азлап әйберләрне китереп тора”, – диде әлеге китапханә хезмәткәре Ленара Хамитова.

 Редакциябезгә Таисия Демидова кереп, Иске Матак авыл җирлегендә яшәүче якташларыбызның әлеге изге эштә чын йөрәктән ярдәм итәргә теләп катнашулары турында сөйләде. Таисия Васильевна Иске Матак авыл җирлеге Советы депутаты икән.

–             Иң беренче булып, авыл җирлегенең ватсап төркеменә үзе дә ике ул анасы булган Валентина Павлова мөрәҗәгать белән чыкты. “Хөрмәтле авылдашларым, дәү әниләр, аналар, илебездәге соңгы вакытта барган вакыйгаларга битараф булмаган һәркем, әйдәгез, хәлебездән килгәнчә, акча җыеп, авыл җирлеге Советына тапшырыйк. Ул акчага күмәртәләп сатучы кибетләрдән каплары белән үк кирәк-ярак сатып алырлар”, – дип язды ул. Билгеле, авыл кешеләре аның сүзләрен шунда ук хуплап та алдылар. Нәтиҗәдә депутатлар сессиясендә миңа һәм икенче депутат Сергей Лычниковка, акча җыю һәм шуңа азык-төлек сатып алу эше йөкләнде, – диде Иске Матак мәктәбендә укытучы булып эшләүче Таисия Демидова.

Авыл җирлеге Советы депутаты сүзләренә караганда, өч көн эчендә Иске Матактагы 40 тан артык кеше, ким дигәндә, меңәр сум акчасын бирә. Нәтиҗәдә, 45 мең сум акча җыела, Югары Матакта яшүчеләр исә үзләре 22 мең сумнан артык акчаны җыеп тапшыра. Таисия Васильевна һәм Сергей Валентинович район үзәгенә килеп, шул акчага консервалар, тушенкалар сатып алып, аны китапханәгә кертәләр. “Халык бу очракта да берләшә алуын күрсәтте. Кешеләр менә шулай авыр чакта сынала да бит. Уртак эштән читтә калмаган һәркемгә дә аерым-аерым рәхмәт әйтәсе килә. Билгеле, бу диңгездәге бер тамчы гына кебектер. Шулай да без үзебездән өлеш кертә алуыбызга шатланабыз”, – ди Таисия Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев