Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан хаҗилары Мәккәнең тарихи урыннары белән таныша

Олуг хаҗ гыйбадәте башланганчы, изге Мәккә җирләренә киткән Татарстан хаҗилары төркем җитәкчеләре белән тарихи һәм истәлекле урыннары белән таныша.

Экскурсияләр хаҗ гыйбадәте көннәрендә булырга тиешле урыннарны алдан барып күрү, җирлеккә һәм һава шартларына җайлашуны тәэмин итү, биредәге географик үзенчәлекләрне тоемлау максатыннан оештырыла. Сәфәрләр гадәттә өйлә намазына кадәр яисә өйлә намазыннан соң үткәрелә. Шунысы әһәмиятле: эссе һавага чыгар алдыннан төркем җитәкчеләре һәм табиблар куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп, үзең белән су һәм зонт алырга кирәклекне төшендереп тора. 

Хаҗ алдыннан иң кирәкле танышуны барлык төркем җитәкчеләре дә булачак хаҗилар белән чиратлап Гарәфәт үзәнлегендә үткәреп чыга. Санаулы көннәрдән соң әлеге урын күпсанлы халык белән тулачак: Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә Мәккәгә бөтен дөньядан килгән миллионлаган хаҗи иртәнге намаздан соң Гарәфәт үзәнлегенә юнәләчәк, алар биредә өйлә вакыты кергәч өйлә, икенде намазларын берләштереп укыячак һәм кояш баеганчы Коръән укыячаклар, дога кылачаклар, зикер-тәсбих әйтәчәкләр. Хаҗиларга Гарәфә көнендә әлеге үзәнлектә булу фарыз булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көнендә Гарәфәт тавына менеп, анда барча кеше белән өйлә һәм икенде намазларын укыган, аннары, кичкә таба, кешеләр җыелгач, үзенең вәгазен җиткергән. Рәсүлебезнең нәсыйхәтендә динебез, аның нигезләре чагылыш таба: «Данлау Аллаһы Тәгаләгә! Аны данлыйм һәм ярдәм сорап аңа мөрәҗәгать итәм. Я Раббым, безне үзебездә үк, үзебезнең гөнаһлы гамәлләребездә үк булган явызлыклардан коткар. Аллаһы кемне туры юлга күндерә ‒ шуны беркем дә юлдан яздыра алмый. Ә Ул юлдан яздырган кешегә туры юлны күрсәтүче юк. Шаһитмын: бердәнбер Аллаһыдан башка илаһ юк һәм аның иптәшләре дә юк, һәм тагы шаһитлек итәм: Мөхәммәд аның колы һәм Расүле. Мин сезгә Аллаһыга гыйбадәт кылуны васыять итәм, аңа буйсынырга чакырам. Аннан ярдәм сорыйм».

Хушлашу хаҗы вакытында, Гарәфәт тавында, җомга көнне Аллаһы Тәгаләнең түбәндәге сүзләре иңгән: «Менә бүген динегезне төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә Ислам дине белән бергә биреп бетердем сезгә һәм риза булып Ислам динен сезгә ихтыяр кылдым» («Мәидә», 5:3). 

Әлеге аятьне ишеткәч, Әбү Бәкер Әс-Сыддыйк радыяллаһу ганһу елаган. Тарафдарларының гаҗәпләнүен күреп, ул әйткән: «Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең ахыргы сәгатьләре якынлашты», ‒ дигән. Аерылу хәсрәтеннән күзләре яшьләнгән. Чынлап та, Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм шуннан соң 80 көннән артык яшәмәгән. 

Татарстан хаҗиларына Гарәфәт үзәнлегендә Рәхмәт тавын да алдан күрү мөмкинлеге бирелә. Бу тау итәгендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе хаҗ кылган вакытта булган. Бу урын атабыз Адәм галәйһиссәлам белән анабыз Һаваның, Җәннәттән җиргә төшерелгәч, беренче тапкыр шушы Рәхмәт тавында очрашулары белән истәлекле.

Автобуслар белән сәяхәт иткәндә, хаҗиларыбыз Мина үзәнлеген дә карап уза. Биредә ерактан, Аллаһы Тәгаләнең сынавы белән, Ибраһим галәйһиссәлам Исмәгыйль галәйһиссәламне корбан кылырга җыенган урын күренеп тора. 

Сәламәтлеге һәм мөмкинлеге булган Татарстан мосафирлары Нур тавында да булып китәләр. Хаҗ вакытында бу урында булу мәҗбүри түгел, әмма Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлламгә Коръәннең беренче аятьләре иңгән мәгарәне карау, рәсүлебез тормышына бәйле ядкярләрне үз күзләрең белән күрү күңелгә рәхәтлек бирә. 

Гарәфәт көненнән соң Мөздәлифәдә булу ваҗиб гамәл булып тора. Хаҗиларыбыз әлеге үзәнгә килеп ахшам, ястү, иртәнге намазларны укыячак. Шуңа күрә олуг хаҗга кадәр әлеге үзәнне дә үз күзләрең белән барып күрү бик куанычлы вакыйга. 

Шушы берничә көндә мөмкинлеге булган хаҗилар Саур тавында да булдылар. Әлеге тау мәгарәсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дусты Әбубәкер радыйаллаһу ганһу белән Мәдинәгә һиҗрәт кылганда качып торган. 

Хаҗ башланырга бер көн бар - ул 9 августта, ягъни Зөл-хиҗҗә аеның 8нче көнендә башлана. Димәк, хаҗиларыбыз буш вакытта Мәккәдә тагын берничә истәлекле урынга сәяхәт кылы өлгерә ала әле.

 

Чыганак : Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев