Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки районы Юхмачы һәм Чуаш Кичүе авыл җирлекләре башлыкларына автомобиль ачкычлары тапшырды

Республика бәйрәмендә машиналы булдылар

Республика көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Юхмачы һәм Чуаш Кичүе авыл җирлекләре башлыкларына эш автомобильләре “Шевроле Нива” ачкычлары тапшырды.

Казанда Республика көненә багышланган бәйрәм чарасында әлеге җирлекләр башлыклары Рамис Сәлахов һәм Ирина Мамбетова район башлыгы Александр Никошин белән бергә катнаштылар.

Президент Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре хезмәтенең гаять әһәмиятле һәм җаваплы булуына басым ясады. Авыл җирлекләре башлыклары өчен оператив булу бигрәк тә мөһим, дип билгеләп үтте ул. Шуның өчен дә Татарстанда елга ике мәртәбә смотр-конкурслар үткәрәләр һәм җиңүчеләргә автомобильләр тапшыралар.

Муниципаль берәмлекләр арасында бу республика бәйгесендә районыбызның Юхмачы һәм Чуаш Кичүе авыл җирлекләре җиңү яулады. Бәйгедә муниципалитетлар эшенә бәя биргәндә җирлек составына керүче торак пунктлар саны һәм аларның район үзәгеннән ераклыгы, авылда яшәүче бер кешегә исәпләгәндә торак төзү күләме, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын гамәлгә ашыру темплары һәм башка күрсәткечләр төп критерийлар булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев