Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады

Безне туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек Россиягә тугрылык хисе берләштер, диелә мөрәҗәгатьттә.

08:00

(Казан, 30 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Республика көне уңаеннан, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм!

Уртак тырышлык белән без нәтиҗәле базар икътисадын төзүгә, социаль өлкәдә лаеклы стандартлар һәм кешеләрнең сәясәт өлкәсендәге ирекләрен тәэмин итүгә ирештек, аларның башлангычларын хуплау һәм тормышка ашыру өчен шартлар тудыра алдык.

Буыннан-буынга тапшырыла килгән бай мирас, халкыбызның тырыш хезмәте һәм республика проектларын гамәлгә ашыруга федераль үзәк, иң беренче чиратта, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан күрсәтелгән зур ярдәм Татарстанның уңышлы үсешенә нигез булып тора.

Бүгенге көндә Татарстан - Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе. Республикабызда нефть химиясе, нефть эшкәртү, машиналар төзү, энергетика тармакларында, IT-өлкәдә киң масштаблы инвестиция проектлары тормышка ашырыла, авыл хуҗалыгындагы казанышларыбызны арттыра барабыз, югары технологияләргә корылган яңа җитештерү өлкәләре булдырабыз.

Икътисадый үсеш фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәләрдәге өстенлекле бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Дөнья стандартларын исәпкә алып һөнәри белем бирү системасын үстерүгә, 2019 елда узачак WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләнүгә зур игътибар бирелә.

Җәмәгать урыннарын арттыру, аларны тагын да яхшырту тормыш өчен уңайлы мохит, кешеләр арасында яңа, күркәм мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә.

Футбол буенча Конфедерацияләр кубогы уеннары уңышлы узды, бу исә Казанның 2018 елда булачак дөнья чемпионаты төркем турнирлары ярышларына ныклы әзерлеген күрсәтте. Шәһәребез шулай ук 2022 елда Кыска дистанциягә йөзү буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулады.

Успение соборы һәм Свияжск утрау-шәһәре монастыре ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Тарихи-мәдәни мирасны һәм дөньякүләм кыйммәткә ия булган хәзинәләрне саклап калу эше шул рәвешчә югары бәяләнде.

Дәүләт белән конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү рухи-әхлакый яңарышка юнәлтелгән. Болгар ислам академиясен ачуга әзерлек эшләре тәмамланып килә, Казан соборын торгызу эшләре зур тизлек белән алып барыла.

Күптән түгел Республика халыкларының өченче съезды һәм Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезды булып узды һәм аларда милләтләр арасындагы татулыкның һәм этномәдәни үсешнең югары дәрәҗәсе ачык чагылыш тапты.

Кадерле дуслар!

Бүгенге көндә Татарстанда кешеләргә яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар тудырыла.

Болар барысы да - татарстанлыларның горурлыгы, инвесторларны һәм туристларны җәлеп итүнең нигезе.

Безне республикабызга, шәһәрме ул, авылмы - туып-үскән җиребезгә чиксез мәхәббәт, Ватаныбыз - бөек Россиягә тугрылык хисе берләштерә.

Әлеге хисләр һәрвакытта да Татарстаныбызның матур киләчәгенә, якты өметләребезгә бәрәкәтле җирлек булды һәм булачак.

Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.

Республика көне котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев