Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы чемпионатында Әлки кызы Әлфинә Шәйхетдинова II урынны алды

Казанда сентябрь аенда пауэрлифтинг буенча үткән Татарстан Республикасы чемпионатында районыбыз кызы Әлфинә Шәйхетдинова II урынны алуга иреште.


Әлфинәнең спортның әлеге аеруча зур көч сорый торган бу төрендә җиңүләр яулавы турында беренче тапкыр язуыбыз түгел. Аны, ТР беренчелегендә 47 кг кадәр авырлыктагылар арасында җиңүгә ирешеп, “Спорт мастерына кандидат” исемен алуы белән дә котладык. Бу юлы ул 40 яшькә һәм 52 кг авырлыкка кадәрге хатын-кызлар арасында үткәрелгән бәйгедә катнаша һәм янә спорт мастерына кандидат нормативларын тапшыра.  

Әлфинә Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9 нчы сыйныфында укый. Яңа белемнәрне үзләштерергә дә, спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерә ул. “Әлфинә – бик тырыш, үҗәт кыз. Ул хәзер “Спорт мастеры” исемен алуны максат итеп куя. Кызлар арасында спортның әлеге авыр төре буенча шөгыльләнүчеләр бик аз. Хәтта күрше районнарда да мондый уңышка ирешүчеләр юк. Шуңа да ул – районыбыз горурлыгы”, – ди уңышка ирешкән спортчы турында аның тренеры Газинур Фәттахов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев