Татарстанда 12 кеше коронавирус  белән хастаханәләргә салынган
Яңалыклар

Татарстанда 12 кеше коронавирус белән хастаханәләргә салынган

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 ның 35 яңа очрагы ачыкланган.

Авыручылар барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган.

12 кеше хастаханәләргә салынган, калганнары өйләрендә дәвалана.

Авыру йоктыручыларның күпчелеге (14 кеше) – Казанда.

Республикада 30 июльгә коронавирус белән чирләүнең 5569 очрагы теркәлгән. Барысы 4472 кеше авырудан терелгән, шул исәптән 36 пациент узган тәүлектә савыккан.

COVID-19 дан республикада 41 кеше үлгән. Узган тәүлектә үлүчеләр юк. Бүген коронавируслы 40 кеше ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырылган. Стационарларда хәзер әлеге чирдән 495 пациент дәвалана.


Нет комментариев