Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда 31 бала аттестатсыз калган

Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында аттестат ала алмаган укучылар саны иң күп булган районнар исемлеге билгеле булды.

Анда Югары Ослан (барлык укучыларның 1,3 проценты), Мөслим (1,1 процент), Казанның Киров районы (0,9 процент), Менделеевск (0,8 процент), Алабуга (0,8 процент) кебек җирлекләр кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Министр сүзләренчә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты ала алмаучылар саны, 2015 ел белән чагыштырганда, кимегән. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучыларының 0,8 проценты мәктәп тәмамлау хакында документсыз булса, быел андыйлар 0,2 процентны тәшкил итә.
Быел Татарстанда барлыгы 31 укучы аттестатсыз калган, узган ел - 138. Республиканың 30 районында барлык укучыларга да аттестатлар тапшырылган.

http://www.almet-rt.ru/tt/the-news-tat/item/17000-tatarstanda-31-bala-attestatsyiz-kalgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев