Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда чегән пенсионерны 60 меңгә "бозымнан" арындырган

Чистайда яшәүче пенсионер әбигә урамда таныш булмаган бер хатын-кыз килеп, алар тирәсендә яшәп торырга фатир арендага бирүче юкмы икәнлеге хакында кызыксына.

Пенсионер уйланып торган арада теге хатын-кыз аның гаиләсенә бозым ясалганлыгы һәм улының үлеменә китерүе мөмкинлеге хакында әйтә. Куркып калган әби багучыны өенә алып кереп бозымнан котылмакчы була. Моның өчен, әлбәттә, әбинең башын әйләндергән җинаятьче хатын-кыз, 60 мең акча сорый. Акчаны сөлгегә төреп, кирәкле гамәлләрне башкарып, "бозымнан арындыручы" акчаны сөлгесе белән берничә көн матрас астыннан алмаска киңәш итә. Әмма багучы киткәннән соң, пенсионер түзмичә сөлгене ачып караса, акчадан җилләр исеп, анда кәгазь кисәкләре генә ятканлыгын күрә.

Пенсионер хокук сакчыларына мөрәҗәгать иткәннән соң җинаятьчене кайнар эздән тиз арада тапканнар.

http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/14902-tatarstanda-cheg%D3%99n-pensionernyi%D2%A3-60-me%D2%A3g%D3%99-bozyimnan-aryindyirgan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев