Татарстанда «Илемпи» конкурсы старт алды
Яңалыклар

Татарстанда «Илемпи» конкурсы старт алды

Республикада яңа социаль проект — «Илемпи» (халык традицияләрен саклаучы) республика конкурсы эшли башлады.

Инициатива хатын-кызларның мәдәни мирасны саклауга керткән өлешен тануга юнәлдерелгән. Оештыручылар республикада яшәүче хатын-кызларның көндәлек тормышта һәм һөнәри эшчәнлектә халык традицияләрен дәвам итүләрен һәм үстерүләрен күрсәтәләр.

Бу беренче конкурс, аның максаты-төрле буын һәм һөнәр ияләре булган хатын-кызларны этномәдәни кыйммәтләргә сакчыл караш тирәсендә берләштерү.

26 апрель көнне Халыклар дуслыгы йортында конкурсның финалы булды. Финалга Чуаш Борнае мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Евгения Николаевна Еликова чыкты.


Нет комментариев