Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ис тиеп агулану, кешеләрнең һәлак булу очраклары артты

Март аенда Татарстанда ис тиеп агулану, шул сәбәпле кешеләрнең һәлак булу очраклары артты.

 Мондый бәлага Әлки районында яшәүчеләр дә тармасын өчен Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов куркынычны ничек булдырмый калу, инде кемдер зыян күргән икән, аңа ни рәвешле ярдәм итү турында аңлата. 
Сөрем газын еш кына мәкерле үстерүче дип атыйлар, чөнки аның төсе дә, исе дә юк, аны берничек тә тоеп булмый, газның корбаны ис барын сизми дә кала. Шул ук вакытта сөрем исе һава белән кушылып бик тиз тарала, әмма үзенең агулау сыйфатын югалтмый. 

Ис тию билгеләре
Сөрем газы белән агулану билгеләре кешенең ни дәрәҗәдә зыян күрүенә, организмының гомуми халәтенә, моңарчы булган авыруларга һәм башкаларга бәйле. Ис тигәч баш әйләнә һәм авырта, күңел болгана, колаклар шаулый, тын кысыла, кеше ютәлли, коса...
Агуланган очракта күпләр ярсый башлый, ә кайчак киресенчә, агуланган кеше йокымсырый, хәлсезлек тоя. Вестибуляр аппаратның эшчәнлеге бозыла, ишетү һәм күрү сәләте начарая. Әлеге билгеләр аң югалту куркынычын хәбәр итәләр. 
Агулану уртача һәм авыр дәрәҗәдә булганда йөрәк-кан тамыры системасы эшчәнлеге бозылырга мөмкин. Аритмия күзәтелә, кан басымы, тән температурасы төшә. Мондый хәлдә заманча медицина ярдәме күрсәтелмәсә, ис тигән кеше йөрәге туктап яисә миокард инфарктыннан һәлак булырга мөмкин. 

Сөрем газы белән агуланучыга ярдәм күрсәтү
Җиңелчә генә агуланганда (мондый очракта баш әйләнү, күңел болгану гына күзәтелә) гадәттә кешене саф һавага алып чыгу да җитә. Әмма аның хәле тулысынча җайланып беткәнче үзен генә калдырмагыз, күзәтегез, ниндидер үзгәрешләр булса, аларны теркәп барыгыз, кирәк икән, вакытында ярдәм күрсәтергә әзер торыгыз.  Бик нык агуланганда яисә агуланучының хәле уртача булса, аны кичекмәстән хастаханәгә озатырга кирәк. 
Сөрем газы белән агуланмас өчен түбәндәгеләрне үтәү таләп ителә:
–Бары төзек җиһазларны гына кулланыгыз. Ярылган мич, корым тулган төтен юллыклары  гаять авыр хәлгә китереп җиткерергә мөмкин;
–Ышанычлы вентиляция булдырыгыз. Өйләрдә кешеләр нәкъ менә бер сезон икенчесе белән алышынганда еш агулана, чөнки мондый вакытта өйдә яшәүчеләр газ плитәләреннән күп файдалана;
–Утын һәм күмерләр тулысынча янып бетмичә мич авызын томаларга ярамый;
–Машина хуҗаларына двигатель эшләп торганда гаражда булу куркыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев