Бүгенге белән чагыштырганда, иртәгә һава температурасы бераз җылытачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
"Иртәгә һава температурасы, бүгенгегә караганда, бик азга гына, 1-2 градуска җылы булачак", - диде ул.
24-25 майга килгәндә, республикада, ниһаять, җылыта башлаячак. 24 ндә көндез һава 16-21, 25 майда 17-22 градуска кадәр җылыначак.
Явым-төшемнәргә килгәндә, 24 майда яңгырлар аз күләмдә, бөтенләй дә юк диярлек. 25 ендә исә урыны белән яшенле яңгырлар явуы мөмкин.
http://tatar-inform.tatar
Нет комментариев