Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда полицейскийлар һәм журналистлар “исерек” аварияләрне кисәтү буенча эшне көчәйтәчәк

Татарстанда транспорт йөртүчеләр руль артына исерек хәлдә ешрак утыра башлаган – Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары әнә шуны күрсәтә. Чәчләрең үрә торырлык саннар – ел башыннан бирле республикада автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүнең 7,1 меңнән артык очрагы ачыкланган. Әлеге салмыш бәндәләр руль артында ничә минут, хәтта сәгать булганнар?

Үзебезнең районда да бу җәһәттән хәлләр мактанырлык түгел – ел башыннан бирле транспорт белән алкогольле эчемлекләр кулланган килеш идарә иткән 36 йөртүче тоткарланган.

“Кызмача” хәлдәге шоферларның җәяүлеләрне һәм янәшә полосадагы автомобильчеләрне, олыларны һәм балаларны күпме куркыныч астына куюын ничек үлчәргә?

ЮХИДИнең тагын бер сводкасын укыгач, әлеге куркыныч дәрәҗәсен аңлыйсың: быел республикада исерек йөртүчеләр гаебе белән 78 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 17 кешенең гомере өзелгән, 111 е җәрәхәтләр алган. Берәүләрнең ахмак һәм җавапсыз гамәлләренә алмашка 17 кеше – гомерләрен, 111 кеше саулыкларын биргән дигән сүз. Салмыш йөртүчеләрнең руль артына утырулары аркасында Татарстан гаиләләренә күпме әрнү-хәсрәт килгән – ЮХИДИ мондый статистика алып бармый.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу югалтуларны инде бер генә ел күрмиләр һәм санамыйлар. Шуңа күрә дә бу проблеманы яктыртуга тагын да зуррак әһәмият бирергә карар кылдылар. Без әлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, видеоязмаларны социаль челтәрләрдә урнаштырачакбыз. Салмыш йөртүчеләргә нинди җәза биреләчәге хакында язуны да һичшиксез кирәк дип саныйбыз. Ә бу штрафлар гына түгел, иректән мәхрүм итү дә.

Исегезгә төшерәбез, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодекс нигезендә, автомобиль белән “исерек” идарә иткән өчен беренче мәртәбә 30 мең сум штраф һәм ике елга кадәр “права”дан мәхрүм итү каралган.

Әгәр кагыйдә бозучы бер ел эчендә руль артына кабат исереп утырса, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар. РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе 300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькәчә срокка мәҗбүри эшләр яисә ике елга иректән мәхрүм итү җәзасын күздә тота. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев