Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда сөт бәясен күтәрергә кушылды

Күптән түгел Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә Идел буе федераль округында сөт кабул итү бәяләре турында сүз барган.

Бу хакта "Земля-землица" газетасы (25-31 гыйнвар саны) хәбәр итә. Киңәшмәдә Россиянең 20 субъектында сөт кабул итү бәяләренең төшүе хакында әйтелгән. Сөткә бәянең иң нык арзанаюы Татарстанда күзәтелә икән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов бездә Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча сөт кабул итү бәяләре төшү сәбәпләренең тикшерелүен әйткән. Россия министрлыгы тарафыннан Татарстанга сөт кабул итү бәяләрен кимендә килограммын 25 сумга кадәр күтәрү бурычы куелган. Бу Россиядә сөт кабул итүнең уртача бәясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев