Яңалыклар

Татарстанда тагын 31 кеше COVID-19 йоктырган

Республикада узган тәүлектә COVID-19 ның 31 яңа очрагы расланган.

Ике кеше вирусны читтән ияртеп кайтканнар, калганнары авыручылар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырганнар. Җиде кеше хастаханәләргә салынган, 24 е өйләрендә дәвалана.

Яшьләр арасында да авыручылар байтак. Узган тәүлектә 18 яшькә кадәрге өч кешедә, 18-30 яшьләрдәге ун кешедә коронавирус ачыкланган.

24 июльгә Татарстанда COVID-19 ның 5372 очрагы теркәлгән. Барысы 4219 кеше авырудан савыккан, шул исәптән 26 пациент узган тәүлектә терелгән.


Нет комментариев