Яңалыклар

Татарстанда тагын 31 кеше коронавирус белән авырып киткән

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 ның 31 яңа очрагы расланган.

Бер кеше вирусны читтән йоктырып кайткан, калганнары авырулар белән аралашу аркасында иярткән. Сигез кеше хастаханәләргә салынган, 23 е өйләрендә дәвалана.

22 июльгә республикада COVID-19 ның 5309 очрагы теркәлгән. Барысы 4167 кеше  терелгән, шул исәптән 28 кеше үткән тәүлектә савыккан.


Нет комментариев