Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы расланган

Сөенечкә, безнең Әлки районында COVID-19 йоктыруның расланган очраклары юк

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 55 яңа очрагы расланган. 21 кеше хастаханәләргә салынган, авыру җиңел формада яисә симптомнарсыз узган 34 кеше өйдә дәваланалар.

4 кеше авыруны читтән ияртеп кайткан, 51е чирле кешеләр белән аралашу аркасында вирус йоктырган.

Коронавирус белән зарарланган әлеге 55 кеше арасында:

4 се – 18 яшькә кадәр

2 се – 18 дән 30 яшькә кадәр

18 е – 30 дан 50 яшькә кадәр

12 се –50 дә 60 яшькә кадәр

12 се – 60 тан 70 яшькә кадәр

4 се – 70 тән 80 яшькә кадәр

3 се – 80 нән 90 яшькә кадәр.

Авыруларның зур күпчелеге – 20 кеше – Казанда. Яр Чаллыда – 5 кеше, Әлмәттә 11 кеше чир йоктырган. Безнең Кама аръягында да COVID-19 белән зарарлану очраклары өстәлеп тора. Үткән тәүлектә бер Аксубай кешесендә авыру расланган.

Шул рәвешле, Татарстанда коронавирус белән зарарлану очраклары 752 гә җитте. 27 апрельдә COVID-19 дан үлүнең беренче очрагы теркәлде. Бу 70 яшьлек Чаллы кешесе. Аны герметик капчыкка төреп, табутта җирлиләр.

 

Россиядә үткән тәүлектә коронавирус йоктыруның 5841 очрагы расланган. Хәзер илдә бу куркыныч вирус белән авыручыларның саны 99399.

COVID-19 дан Россиядә 972 кеше үлгән, 10286 кеше терелгән.

 

Сөенечкә, безнең Әлки районында COVID-19 йоктыруның расланган очраклары юк.

Хөрмәтле райондашлар! Коронавирус районга үтеп кермәсен өчен барын да эшлик. Үзизоляция таләпләрен төгәл үтик, аралашуларны чиклик! Битлектән файдаланыйк, кулларны сабынлап ешрак юыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев