Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда юл һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала имгәнгән

Авария кичә кич Чаллы-Сарман юлында булган.

Татарстанда «Лада» һәм «Рено» автомобильләре бәрелешү аркасында ике олы кеше һәм бер ала зыян күргән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте урыныннан «Татар-информ» агентлыгының үз хәбәрчесе хәбәр итте.

«Һәлакәт кичә кич республиканың Тукай районында булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Рено» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, каршы як полосага чыккан. Аннары ул 12 нче модельле «Лада» автомобиле белән бәрелешкән», – диде агентлык хәбәрчесе.

Машиналар каты бәрелешү сәбәпле, икесе дә юл кырыена төшеп киткән.

Шаһитлар сүзләренчә, «Рено» автомобиле алда барган машинаны узып китү өчен каршы як полосага чыккан, машинаны идарәсен югалткан һәм «Лада»га килеп бәрелгән.

 

 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев