Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итеп, 412 мең сум күләмендә премия алган

"Халык контролен"нә хәбәр ит Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында "Халык контроле" системасына дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне бүләкләү хакында карар кабул иткән иде. Закон бозу факты расланып, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартылган очракта - хәбәр бирүчегә 3000 сум премия каралган. Фактлар расланып,...

"Халык контролен"нә хәбәр ит

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу очраклары турында "Халык контроле" системасына дөрес мәгълүмат җиткерүчеләрне бүләкләү хакында карар кабул иткән иде.

Закон бозу факты расланып, гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартылган очракта - хәбәр бирүчегә 3000 сум премия каралган. Фактлар расланып, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылса һәм 100 литрдан артык спиртлы продукция конфискацияләнсә - 2000 сум, ә 10 нан 100 литрга кадәр алкогольле продукция конфискацияләнсә, 1000 сум күләмендә бүләкләү күздә тотыла.

Закон бозу фактлары турында хәбәр итү өчен Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында ( uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетта теркәлү һәм "Халык контроле"нең берәр бүлегендә закон бозу турындагы хәбәрне һәм фотоларны урнаштыру зарур (фотолар булу мәҗбүри).

"Халык контроле"нә мөрәҗәгать иткәндә конфиденциальлек гарантияләнә, ягъни анда кешенең шәхси мәгълүматлары күренми.

Татарстанлылар алкоголь сату кагыйдәләрен бозу очраклары турында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итеп, 412 мең сум күләмендә премия алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев