Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның 36 районыннан яңа эш башлаучы 103 фермер авылда үзләренең бизнес-проектларын гамәлгә ашыруга грантлар алдылар

.

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды. Алар арасында Әлки районы вәкиле дә бар: Чуаш Борнаеннан Юрий Ензаев 3 миллион сумга сертификат алды. Ул 3 мең баш каз үрчетү белән шөгельләнәчәк.  

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  Ул  шулай  ук  грант алучыларның  кайсы юнәлештәге   проектларны  гамәлгә ашырачаклары  турында  әйтеп узды,  боларның  күпчелеге    ит һәм сөт  терлекчелеге,  ат  үрчетү, умартачылык, товар  балыгы  җитештерү буенча, шулай  ук   җиләк-җимеш культуралары, бөртекле һәм кузаклы  культуралар  буенча  проектларны     да гамәлгә ашыручылар  бар.  

«Агростартаплыларның игълан ителгән  проектлары  нигезендә   сыерлар  санын  903 башка, симертүдәге  эре  мөгезле  терлекләр санын    1053 башка,   умарта  күчләрен  1657 берәмлеккә,  кош-кортларны   88 мең башка кадәр арттыру, шулай  ук  терлекчелек  һәм игенчелек  буенча  башка проектларны  гамәлгә ашыру  планлаштырыла», - дип сөйләде  Марат Җәббаров.

Министр тагын  һәр грант алучының   шартнамәгә  кул  куюлары  турында     өстәп  әйтте,     ул шартнамә нигезендә, гомумән алганда,  200дән артык  эш  урыны булдырылачак,   җитештерелә торган  продукция  күләме  ел  саен  10%ка арттырылырга  тиеш.   Болар  республикада  авыл тормыш рәвешен  саклап калуга,  республика халкының  азык-төлек  иминлеген  тәэмин  итүгә ярдәм  итәчәк.   

Авыл  җирендә яшәү яисә  авылга  күчеп  китәргә әзер булу һәм  проектны  гамәлгә ашыру  өчен  кимендә  10% үз акчаңны  кертү   грант алу өчен мәҗбүри шарт булып санала.  

Шуны  искәртеп  узабыз,  Министрлык  яңа  эш башлаучы  фермерлар тарафыннан  грант акчаларының  максатчан  тотылуын контрольдә тота.     Грантларны  максатчан  тотмау һәм (яисә)  аларны  алу  өчен  дөрес булмаган   белешмәләр  һәм документлар  тапшыру  фактлары  ачыкланганда,  бирелгән грантлар  бюджетка кире  кайтарылырга  тиеш.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев