Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның яшьләр эшләре министрына сорауларыгызны бирегез

Яшьләр тормышында быел нинди яңалыклар булыр? Республикада нинди ял үзәкләре, спорт объектлары төзү, булганнарын яңарту күздә тотыла? Безнең Әлки районы яшьләренә 2020 елда нинди үзгәрешләр көтәсе?

15 февральдә, шимбә көнне, Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов 15.00  сәгатьтән  республикада яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк. Районыбыз яшьләре үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сораулар белән турыдан-туры министрга мөрәҗәгать итә ала.

Дамир Фәттахов Татарстан Республикасының Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендәге рәсми берләшмәләрендә туры эфирда чыгыш ясаячак. Эфирны креатив продюсер Данил Гобәйдуллин алып бара.

Туры эфирны

https://vk.com/nashtatarstan

https://ok.ru/nashtatarstan

  сылтамалары буенча карый аласыз. Үзегезнең сорауларыгызны анда хәзер үк бирергә була.

Министр белән туры эфирны Татарстанның Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендәге зур шәһәр берләшмәләре дә трансляцияләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев