Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тавыш бирүдә саклык чаралары – беренче урында

Районда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүгә әзерлек бара

Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча бердәм тавыш бирү 1 июльгә билгеләнде. Закон нигезендә тавышны алдан - 25 июньнән 30 июньгә чаклы да бирергә мөмкин булачак.

Тиздән үтәсе тавыш бирүнең  яңалыклары хакында безгә район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов сөйләде.

  • Россия Конституциясе буенча тавыш бирү коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау җәһәтеннән халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү шартларында узачак.Аны инде сөйләм телендә “контактсыз сайлау” дип тә йөртәләр, - ди сайлау комиссиясе рәисе.
  • Алексей Петрович, элеккеге еллардагы сайлауларны күз алдына китерсәк, тавыш бирергә халык гаиләләре белән килә, берара бюллетеньнәр алырга чират хасил була иде. Тавыш бирүне бөтенләй “контактсыз” оештыру ничегрәк башкарылыр соң?
  • Тавыш бирү көненә кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары “ковид” ка тест узачаклар. Алар битлек һәм перчаткалардан эшләячәк. Гомумән, битлек- перчаткалар белән тавыш бирүдә катнашкан һәр кеше тәэмин ителәчәк. Шулай ук һәр сайлаучыга бер тапкыр кулланыла торган ручка бирелә.

Сайлау  участогына тавыш бирергә килүчеләрнең башта тән температурасы үлчәнәчәк. Шуннан соң алар аяк киемнәрен дезинфекцияли торган “коврик” аша үтеп, битлек, перчатка, ручкадан торган комплектны алалар. Һәр тавыш бирүчегә участокта хәрәкәт итү тәртибе күрсәтелгән кәгазь ( маршрутный лист) тапшырыла. Шуның нигезендә һәр кеше 1,5-2 метр дистанция саклап, бюллетеньнәр бирелә торган өстәлгә юнәлә. Шундый ук арадан  комиссия әгъзаларына паспортын ачып күрсәтә, бюллетень алып, бу турыда журналга имзасын куя  һәм тавыш бирү кабинасына килә. Кабинаның бер ягы ачык, әмма ул бюллетеньгә тамга салу башкаларга күренмәслек итеп урнаштырылачак. Бу Роскомнадзор таләбе, кабина аша һава йөреп торырга тиеш.

Бюллетеньдәге “әйе” яисә “юк” сүзләре каршына тамга куйгач, аны урнага саласы. Тавыш бирүче бинадан инде икенче  ишектән чыгып китә. Файдаланылган ручка һәм битлекләр шундагы чүп савытына ташлап калдырылырга тиеш.

  • Алексей Петрович, бу чараның тагын бер яңалыгы-  25 июньнән башлап үзең теләгән көндә тавыш бирергә була...
  • Әйе, монысы да хәвефсезлекне тәэмин итү максатында- участокларда халык күпләп җыелмасын өчен эшләнә. Кешеләр алты көн дәвамында үз участогына килеп, алдан тавыш бирә ала. Моның хәтта сәбәбен дә аңлатырга кирәк түгел.

Шулай ук 25 июньнән 1 июльгә кадәр өйдә тавыш бирергә рөхсәт ителә. Моның өчен үз участогыңа шылтыратып, өйдән кайсы көнне тавыш бирергә теләвеңне әйтү дә җитә. Өйдә тавыш бирергә теләүчеләр участокка 1 июльгә кадәр мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук мондый теләгегез барлыгын бүгеннән үк “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша да җиткерергә мөмкин.

  • Өйдә тавыш биргәндә саклану чаралары ничек үтәлер?
  • Бу очракта да барлык санитар-эпидемиология таләпләре үтәлә.  Сайлау комиссиясе әгъзалары өегезгә килә, әмма ишектән эчкә үтмиләр. Алар тавыш бирүчегә шулай ук пакет тапшыра. Аның эчендә битлек, перчатка, ручка, бюллетень һәм гариза булачак. Кеше өендә бюллетень алу турында  гаризага имза куя, бюллетеньгә сайлау тамгасы сала. Аннан соң бюллетень комиссия әгъзалары алып килгән күчмә урнага төшерелә.
  • Димәк, алдан тавыш бирүчеләргә 1 июльдә сайлау участогына килеп йөрмәсәләр дә була?
  • Әйе, алдан тавыш бирүчеләр ул көнне ял итә ала. Әмма без гомумроссия  тавыш бирү көнендә сайлау участокларына да кеше күп килер дип көтәбез.
  • Җәй айларында авылларда шәһәрдән кайтучылар күп була. Аларга тавыш бирү мөмкинлеге ничек тудырылыр?
  • Һәр Россия гражданына тавыш бирергә барлык мөмкинлекләр тудырыла. Әйтик, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Иске Камкага кунакка кайткан ди. Ул алдан ук бу  участокка үзе килеп яисә электрон элемтә аша биредә тавыш бирергә теләве хакында гаризасын калдыра. Ә төп яшәгән урынындагы участокта аны тавыш бирү исемлегеннән төшереп калдыралар. Өстәмә тавыш бирүчеләр дә бюллетень, саклану чаралары (битлек, перчатка) белән тәэмин ителә.

Халык белеп торсын иде – Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү йогышлы чир таралмауны гарантияләү шартларында үткәреләчәк.

Әлкилеләр гомумроссия күләмендәге тавыш бирүдә актив катнашырлар дип өметләнәбез.

  • Әңгәмәгез  өчен рәхмәт, Алексей Петрович.

 

 

Гомумроссия тавыш бирү көнендә районда 49 сайлау участогы эшләячәк.

 25-30 июньдә һәм 1 июльдә сайлау участоклары 8.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык була.

 Тавыш бирүчеләр исемлекләренә 14985 кеше кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев