Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Колчурино яңа клублы булачак

Быел Түбән Колчурино авылында Татарстан программасы нигезендә күп функцияле үзәк төзелә. "Строитель и К" егетләре ел башыннан ук төзелеш эшләренә керештеләр. Хәзер булачак үзәкнең стеналары бастырылып, кыегы җыелган. Бүген-иртәгә бүлмәләр бүлү эшләре дә төгәлләнә. Аннан идәнне бетонлауга керешәчәкләр. Үзәк авылның элекке клубы урынында төзелә. Бирегә электр, газ, су китерелгән. Корылманың...

Быел Түбән Колчурино авылында Татарстан программасы нигезендә күп функцияле үзәк төзелә.

"Строитель и К" егетләре ел башыннан ук төзелеш эшләренә керештеләр. Хәзер булачак үзәкнең стеналары бастырылып, кыегы җыелган. Бүген-иртәгә бүлмәләр бүлү эшләре дә төгәлләнә. Аннан идәнне бетонлауга керешәчәкләр. Үзәк авылның элекке клубы урынында төзелә. Бирегә электр, газ, су китерелгән. Корылманың смета бәясе 9 миллион 400 мең сум тора. Төзелеш оешмасы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин әйтүенә караганда, бүген инде монда шуның яртысына якын суммада төзелеш эшләре башкарылган.

Үзәктә 100 урынлы тамаша залы булган клуб, китапханә урын алачак. "Строитель и К" ның Әнвәр Гатин җитәкчелегендәге төзүчеләр бригадасы әлеге корылманы тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев