Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Юхмачы мәктәбенең “Ак калфак” театр коллективы “Сәйяр” фестивале җиңүчесе булды

Юхмачы мәктәбенең "Ак калфак" театр коллективы "Сәйяр" республика балалар һәм яшьләр театр фестиваленең зона этабы җиңүчесе булды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гыйльфанова җитәкчелегендә шөгыльләнүче балалар жюри хөкеменә Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драмасыннан өзек тәкъдим иткәннәр иде. Аларның бу эше фестивальнең "Нурлы сәхнә" номинациясендә дипломга лаек булды.

"Ак калфак"лылар үткән атнада "Әкият" курчак театрында узган бүләкләү тантанасында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев